Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч районы халкының 94, 71 проценты үзара түләү акчасын җыю ягында

Безгә моңарчы ят булган, әмма соңгы араларда телебездән дә төшмәгән референдум да узып китте. Авыл җирлекләренә хас кайбер проблемаларны референдум юлы - ягъни халыктан җыелган акча ярдәмендә хәл итү районыбызда 2014 елда гына практикага кертелә башлауга карамастан, аның нәтиҗәләре куанычлы. Күп авылларда референдум актив узса, кайберләрендә сүлпәнлек күзәтелгән. Район җитәкчелеге,...

Олы Кайбычтагы сайлау участогында иртәдән үк җанлылык күзәтелде. Референдумга беренче булып килгән район янгын сүндерү часте начальнигы Илшат Галиевның аягы җиңел булды күрәсең, халык агылды гына. Мәгариф бүлегенең үзәкләштерелгән бухгалтериясеннән баш бухгалтер Миләүшә Газизова безне сокландырды: сайлаучылар исемлегендә үзе генә булса да, өстәмә исемлеккә Казанда яшәүче улы Наил белән килене Наиләне, кызы Гүзәлне дә керттерде, ә кияве Алмаз Кошманныкы, ул үз авылына ярдәм итәчәк.

- Балаларыма референдум турында әйткәч, шатланып риза булдылар, акчаларын да миңа калдырып киттеләр. Мәскәүдә яшәүче сеңлем Роза да үз өлешен кертәчәген әйтте. Олы Кайбыч - ата-бабаларыбыз җире, шунда тудык, шунда үстек, гомеребез шунда уза. Туган авылымның көннән-көн үсүенә бик сөенәм, горурланам! Референдумда шулай барыбызның да катнашуына бу хакта мәдәният йортында узган җыелыш зур этәргеч бирде. Дамир хәзрәт Гыйниятуллин мәчет салдыручыларны, зиратларны төзекләндерүчеләрне Аллаһ Тәгалә үзенең якыннары итә, дигән иде. Без мәчетләр салдыра алмабыз инде, әмма изге эшкә кушыла алабыз.

Авыл җирлекләренең вәкаләтләре киң булса да, финанс яктан мөмкинлекләре чикле шул. Ә авылда эшнең бетеп торасы юк, әле урамдагы колонка ватыла, су белән тәэмин ителештә проблемалар килеп чыга, зират тирәләрен дә тәртипкә китерәсе бар, юлларны да төзек тотарга кирәк, яшелләндерү, территорияне төзек тоту мөһим. Барысын да җиренә җиткереп эшләү өчен бюджеттан бирелгән акчалар гына җитми, шуңа да бу очракта халык ярдәменә таяналар. Әнә шул мәсьәләләрне хәл итүгә үзара түләү акчасы җыю өчен халык ризалыгы кирәк. Ә ризалыкны референдум юлы белән алдылар. Җитәкчеләрне референдум нәтиҗәләре белән таныштырган район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев чыгышыннан күренгәнчә, район буенча 10921 сайлаучының 9170е (94,71 проценты) җирлектә билгеләнгән күләмдәге акчаны бирүгә ризалыгын белдергән. Референдумда катнашучыларның 50 проценттан артыгы уңай тавыш биргәндә генә үзара түләү акчасы җыелырга тиеш. Бездә барлык сайлау участокларында да бу чикне уздылар. Мөрәле, Колаңгы, Борындык, Шуширмә, Кече Мәме, Олы Кайбыч, Бортас, Хуҗа Хәсән, Турминский, Чүти, Иске Чәчкаб, Кошман, Ябалак, Бәрлебашы, Арыслан, Салтыйган, Ульянково сайлау участокларында сайлаучылар аеруча активлык күрсәтте: катнашучылар саны 90 проценттан югары. Иске Буа һәм Байморза авылларын берләштергән сайлау участогында рефрендумга килүчеләрнең 52,33 проценты гына үзара түләүгә ризалыгын белдергән. Мондый түбән күрсәткеч башка сайлау участокларында юк. Олы Урсакта сайлау участогына 380 кешенең 258е, Мәлкидә 382 кешенең 236сы гына килгән. Референдумга халкы аз килүчеләргә, "каршы" дип җавап бирүчеләре күбрәк булучыларга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин үз сүзен өздереп әйтте: димәк, авыл җирлекләре башлыклары, кураторлар халыкка барып җитә алмаган. Ә референдумнан соң җыелган үзара түләү акчасы шул авыл өчен тотылачак һәм аның тиененә кадәр контрольдә булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районы халкының 94, 71 проценты үзара түләү акчасын җыю ягында ^