Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбыч районы хуҗалыклары алдында күпьеллыкларның беренче катын 1 июльгә урып бетерү бурычы куелды

Айлар буена бер тамчы яңгыр яумый интектерде. Шуңа да бу көннәрдә көнаралаш диярлек яңгыр явуына шатланып туя алмыйбыз. Челлә кызу аеруча иген культураларын куркыныч астына куйды. Терлек азыгы хәзерләүчеләр дә хафага калган иде. Бакчага да яңгыр җитмәде.

Корылыклы ел сабакларын искә алып, бездә быел да эшне һава шартларына яраклаштырып оештырдылар. Шуның нәтиҗәсе буларак, бүгенге көндә Кайбыч районы фермалардагы бер баш шартлы терлеккә азык хәзерләү буенча республикада алдынгылар сафында атлый. Бездә печән, сенаж әзерләү темплары чагыштырмача югары. Өстәвенә, күмәк көч белән 80,9 тоннага якын яфраказык, 22,4 тонна чамасы кычыткан җыелган. Җәйге шифалы яңгырлардан соң, күпьеллыклар шактый күтәрелде, бу аларны икенче катка чаптырганда да печәнле булачагыбызга ишарә.

Бер сыердан сөт саву буенча Татарстан күләмендә беренче баручы Кайбычның барлык хуҗалыкларында да хәзер терлек азыгы хәзерләү кызу темплар белән бара. Бу эштә агрофирмалар зур тырышлык куя, аларда терлекләрнең баш саны да күбрәк. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин хуҗалыкларда күпьеллыкларның беренче катын 1 июльгә урып бетерү бурычын куйды. "Хәзерге вакытта агросәнәгать комплексы хезмәтчәннәре алдында торган иң төп бурыч - кышка җитәрлек күләмдә терлек азыгы хәзерләү" - диде ул хуҗалык җитәкчеләре белән очрашуында.

Болын-тугайларда печән өлгерсә дә, чалгы белән аларны иңләүчеләр генә бик күренми әле. "Башка еллардагы кебек хуҗалык бирер әле", - дип ышанып ятар чак түгел. Авылларда да малларның баш санын киметмисе иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районы хуҗалыклары алдында күпьеллыкларның беренче катын 1 июльгә урып бетерү бурычы куелды