Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбыч районы оешма һәм учреждение хезмәткәрләре илкүләм “Яшел Россия” өмәсенә чыкты

Һәр оешманың үзенә бүленгән участогы бар - әнә шуларны тәртипкә китерделәр, юл буйларыннан чүп-чарны җыйдылар, киләсе язда чәчәк утыртыласы мәйданнарга кара туфрак тараттылар. Төзелеш барган урыннардан калдыкларны җыеп түккәч, урамнар киңәеп калгандай булды.

Олы Кайбыч урамнарын җәй буе игътибарсыз калдырмадылар. Чәчәк­лекләр утырту идеясен тормышка ашыргач, район үзәге тагын да яшә­реп китте. Тәртип бозучыларны административ җаваплылыкка тарту чаралары да үз нәтиҗәсен бирде. Кәҗә, сарыкларны "ирекле сәяхәт"кә чыгарып җибәргән өчен штраф түләүчеләр дә сизелерлек кимеде. Икенче елга чәчәк мәйданнары киңәйтелә­чәк, беренче салкыннарга кадәр алар өчен участокларны әзерләп кую зарур. Район яңадан оешкан елларда агач, куаклар күп утыртылды, алар күзгә күренеп үсте. Бездән соң да планетада калачак яшел эзләр ул. Инде хәзер шул яшеллекне җете төсләр белән дә баетабыз. Акциянең исемен дә җисеменә туры китереп атаганнар - "Бергә эшлибез!" Бергә күңеллерәк тә, нәтиҗәлерәк тә!

- Бүген өмәгә коллективыбыз белән чыктык. Җәй дәвамында участогыбызны чиста тоттык, үлән үстереп ятмадык. Район үзәген искиткеч гүзәл итеп күрәсе килә. Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы хезмәткәрләре мондый өмәләрдә һәрчак башлап йөрүчеләрдән. Җәмәгать үзәге бинасы янындагы чәчәклектә дә тырышып эшләдек. Җәйге челләдә көнгә берничә тапкыр су сибә идек, чүпләрен дә утап кына тордык. Әле бүген дә күз явын алырлык бит! - диде китапханәләр системасы директоры Гөлия Нигъмәтҗанова.

Ялларда өмә дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районы оешма һәм учреждение хезмәткәрләре илкүләм “Яшел Россия” өмәсенә чыкты