Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбыч районына Минзәлә районының авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре килде

Минзәләлеләрнең, алты сәгать юл узып, алдынгы тәҗрибә уртаклашу өчен нәкъ менә Кайбычка килүләре юкка гына түгел. Районыбыз сөт җитештерү буенча республикада алдынгылар сафында атлый, мөгезле эре терлекләрнең баш санын арттыру буенча беренче бишлеккә кергән.

Минзәлә районы башлыгы Айдар Сәлахов җитәкчелегендә килүчеләрне район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Кайбыч чигендә үк каршы алды. Күчәтәнәчкә чәк-чәк, Минзәлә минераль суын алып килгәннәр. Кунакларга исә күпереп пешкән Кайбыч икмәге, туган ягыбызга дан җырлаган китап тапшырдылар. Минзәләлеләр "Ак Барс Кайбыч"ның өч филиалында да терлекчелек комплекслары эшчәнлеге белән танышты. Бу хакта газетабызның алдагы санында тулырак таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районына Минзәлә районының авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре килде