Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбыч районында 86 кеше хроник алкоголизм белән исәптә тора

Җәмгыятебезне артка сөйрәүчеләрнең берсе - эчкечелек. Күпме генә тырышсак та, зур-зур мөнбәрләрдән чыгышлар ясасак та, әлеге "зәхмәт"не, нигәдер, җиңә генә алган юк.

Ял көннәре якынлашкан саен Сабира әбинең җан тынычлыгы югала. Чөнки ул анык белә: улы Хәлим тагын эчеп кайтачак. Ничәмә-ничә еллар инде әбекәй шушы борчу белән яши. Зур гына бер оешмада шофер булып эшләүче Хәлим нигәдер аракы белән дус шул. Нәселдә булмаганны! Һәр атнаның җомга кичендә башланган дуслар белән кәеф-сафа корулар эш көннәренә кадәр дәвам итә. Иптәшләре дә нинди диген син аның! Хәлим кебек машина йөртүчеләр. Эчкәннән соң руль артына утыра гына күрмәсеннәр инде дип, Сабира әби төне буена керфек тә какмый белгән догаларын укып чыга. Яше утызга җитеп килә Хәлимнең дә. Тик аракы коткысына бирелүе аркасында өйләнә алмый һаман. Андый ир-егеткә кайсы кыз-кыркын барам дип торсын инде?! Салып алса, холкы да бозыла җитмәсә. Сабира карчыктан я акча таптыра, я булмаса кибеткә хәмер артыннан йөгертә.

Аракы... Күпме бәлаләрнең чыганагы ул. Бу хакта инде һәрдаим сөйләнелсә, аңлатылса да, файдасы гына никтер һаман күренми. Статистика мәгълүматларына күз салсак, россиялеләрнең 30-40 проценты бүген әлеге "яшел елан" коллыгында көн күрә. Хроник алкоголизм белән авыручылар да артканнан арта. Экспертлар хәбәр иткәнчә, андый авыру белән илдәге халыкның ике проценты авырый. Бәлки күбрәктер дә...

Россиядән - димәк, сәрхүш?!

Узган ел гаиләбез белән Төркиягә ял итәргә бардык. Шунда бер төрек белән таныштык. Россиядән икәнлегебезне белгәч:

- Сезнең халык - күңелле халык. Бәйрәм итәргә ярата, - дип ап-ак тешләрен балкытып елмайды. Ә бәйрәм итү дигән сүзе белән ни әйтергә теләгәнен аңлагансыздыр инде шәт. Хәер, үзем дә игътибар иттем, чит илләрдән килүчеләр яшелчә салатлары, җиләк-җимеш белән сыйланырга тырышса, Россия туристларының күпчелеге сыра, аракы бүлеп куелган бар өстәлен "штурмлый". Кичке ашлары да спиртлы эчемлек белән белән тулыландырыла. Начар дан менә шулай тарала да инде. Безнең кавемнең менталитеты исерткеч эчемлек белән тыгыз бәйләнгән, күрәсең.

Кулга рюмка алыр өчен сәбәбен дә бик тиз таба: туган көннәр, бәйрәмнәр, яңа сатып алынган әйберне "котлау"... Хәтта яңа туган гөнаһсыз сабыйның да тәпие аракы белән "юыла". Исәнлеккә-саулыкка дип "салынса" да, организм гына моның киресен исбатлый шул...

"Кеше гомерен кисүче тәмуг утында янар"

Соңгы вакытларда спиртлы эчемлек эчкән килеш руль артына утыручылар өчен законнар шактый катгыйланды. Ләкин, кызганыч, мондый шоферлар ясаган юл-транспорт фаҗигаләре турында бик еш ишетергә туры килә. Димәк, алар үз иминлекләрен генә куркыныч астына куеп калмый, башкалар гомеренә дә төкереп карыйлар түгелме?! Кайсы гына динне алма, кеше гомерен кыючы тәмуг утында янар, дип кисәтә. Район ЮХИДИ бүлекчәсеннән алынган мәгълүматларга күз салсак, җирлегебездә узган ел исерек шоферлар гаебе белән ике юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда бер кешенең гомере өзелгән, ике кеше тән җәрәхәтләре алган.

- Әле шушы көннәрдә генә ике кешене машина йөртү хокукыннан мәхрүм иттек, - дип сүз башлады район җәмәгать судьясы Марат Нәҗиев. - Берсе эчкән килеш, автомобиле белән авылда бер йортның коймасын җимергән. Өстәвенә, машина йөртү хокукы да юк үзенең. Бу кешегә, законда каралганча, 10 тәүлеккә ирегеннән мәхрүм итү җәзасы бирелде. Икенчесенә исә штраф түләмәгәне өчен 5 тәүлек вакытлыча тоткарлану изоляторында утырырга туры килә. Эчкән килеш руль белән идарә иткәне өчен 30 мең сум штраф билгеләнгән иде, әлеге сумманы вакытында түләмәгән өчен шундый җәзага тартылды. Ләкин бу гына штрафтан коткармый, 30 меңне барыбер түләргә туры киләчәк.

Ә берсе әнә Качману йоласын бәйрәм итеп, "төшереп" алган да, машинасында каядыр барганда ЮХИДИ инспекторы тарафыннан туктатыла. Күршем авырып киткән дә хастаханәгә алып баруымны үтенде, дип аклана икән хәзер. Тик закон мондый "киң күңеллелекләр"не гафу итми шул...

Гомеркәйләр бер генә, аның рәхәтләрен аек баштан татып яшик!


Кайбыч район үзәк сырхауханәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 86 кеше хроник алкоголизм белән исәптә тора. Бу әле билгеле саннар гына. Ә исәпкә бастырылмаганнары?.. Тагын шунысы хафага сала: әлеге 86 кешенең 30ы - хатын-кыз.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районында 86 кеше хроник алкоголизм белән исәптә тора

2
X