Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбыч районында быел беренче булып кыз бала дөньяга килде

Сишәмбе көнне Кайбыч район үзәк сырхауханәсенең бала тудыру бүлегендә шатлыклы вакыйга булды. Әле яңа гына бәби тапкан хатынны һәм бәбине тантаналы төстә өйгә чыгардылар. Бу сөенечне уртаклашырга безнең хәбәрчебез дә барды.

Яңа елда беренче булып туган балага әти-әнисе Яна диеп исем куша. 8 гыйнварда 11 сәгать унбиш минутта дөньяга килгән бу кызчык - Екатерина һәм Александр Герасимовлар гаиләсендә икенче бала. Аны өйдә дүрт яшьлек апасы Анечка көтә. Гаилә башлыгы Александр хәрби кеше булганлыктан, аларга төрле җирләргә күченеп йөрергә туры килә. Хәзерге вакытта районнан шактый еракта - Кемерово өлкәсендә яшиләр. Екатерина исә баланы үзебездә табарга дип, вакыты якынлаша башлагач, бирегә кайта. Ул тумышы белән Кече Мәме авыл җирлегенә кергән Малала авылыннан. Кыз монда туып-үскән, мәктәпне тәмамлаган һәм, укуын дәвам итәргә дип, читкә чыгып киткән. Һөнәре буенча фотограф. Яраткан эшеннән аерылып торырга туры килсә дә, Екатерина икенче мәртәбә әни булуына бик тә шат. Сау-сәламәт баланы кулга алудан да зур сөенеч бармы соң?!

Екатерина сабыен туган җирендә табарга карар кылып, бик тә дөрес эшләгән. Чөнки бала тудыру бүлеге әле ремонттан соң яңа гына ачылды. Кирәкле булган заманча җиһазлар белән тулыландырылды. Аннан, үзеңдә хәтта стеналар да ярдәм итә, диләр бит.

- Әниләр һәм бәбиләр өчен монда бөтен шартлар да тудырылган. Бик яхшы карадылар, рәхмәт яусын, - диде яшь әни.

Авырлыгы һәм буй озынлыгы ягыннан кызчык кайбер малайларны да уздырып җибәрә язган: дүрт килограммга нибары йөз грамм җитми. Буе исә 58 сантиметр. Төргәндә елап та күрсәтмәде тагын.

Әниле-кызлы Герасимоваларны Екатеринаның әнисе Мария Шихова һәм энесе Игорь каршы алды. Шулай ук аларны тормышындагы шатлыклы вакыйга белән тәбрик итәргә район башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова белән ЗАГС бүлеге начальнигы Рафия Гайнуллина да килгән иде. Алар район башлыгы исеменнән кайнар теләкләрен җиткереп, бәләкәчнең тәүге документын һәм бүләкләр тапшырдылар. Герасимовлар гаиләсен без дә чын күңелдән тәбрик итәбез. Сәламәт һәм бәхетле булыгыз. Елның беренче баласы әнә шулай барыбыз өчен дә шатлыкка әйләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районында быел беренче булып кыз бала дөньяга килде