Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбыч районында «Родина» хуҗалыгы оешты

"Чекмарев" крестьян-фермер хуҗалыгы, сер түгел, райондагы артта сөйрәлүче хуҗалыкларның берсе иде. Алар ит-сөт җитештерүдә дә, игенчелек тармагында да әллә ни уңышларга ирешә алмады. Алга таба болай барып булмаячагы көн кебек ачык иде. Килеп туган вәзгыятьтән чыгу өчен үзгәрергә кирәк, башкача булмый. Әле бу көннәрдә генә узган җыелышта шул хакта сөйләштеләр.

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин залда утыручыларга килеп туган хәлдән чыгуның бер генә юлы булуы - инвестор килгәндә генә хәл­нең уңай якка үзгәрәчәген аң­латты.

- Хуҗалыгыгызның киләчәге өметсез икәнлеген үзегез дә яхшы аңлыйсыз. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та артта сөйрәлүче хуҗалыкларга дәүләт ярдәме булмаячагын белдерде, - диде ул.

- Салымнар, Пенсия фондына взнослар, хез­мәт хакы түләү буенча бурычларыгызны да үз кө­чегез бе­лән түләп бетерү авыр бу­лачак.

Биредә "Подберезье" җәм­гыяте үсемлекчелек тармагында уңышлы гына эш­ләп килә. Мондагы сө­рү җирләре тулысынча алар карамагына тапшырыла. Соңгы ике ел­да сез­нең элеккеге җир­ләр­дә чагыштырмача мул уңыш үстереп күрсәт­те­ләр. Ә терлекчелек тармагын алып ба­ру өчен би­редә хәзер "Родина" җәм­гыяте оештырыла. Аның белән Иван Чекмарев җитәкчелек итә. Әлеге ике хуҗалык бер-берсен тулыландырып торачак. "Родина" җәмгыяте терлекчелек продуктлары сатудан кергән акча хисабына "Подберезье" җәмгыятеннән печән, салам, фураж сатып алачак. Бу кадәр җирне эш­кәр­тү, терлек азыгы хә­зерләү өчен яңа техника кирәк. Димәк, хәзерге вакытта авылдан читкә китеп эшләүчеләр өчен яңа эш урыннары да була. Алар берсе дә ях­шы тормыштан чыгып китмә­гән, гаиләләрен туендыру, тормыш алып бару өчен читтә эшләргә мәҗбүрләр.

Моңа кадәр эшләгән Федор Чекмарев утыз ел гомерен шушында авыл хуҗалыгына багышлады, уналты ел җитәкчелек ит­те. Озак еллар дәвамында әлеге тармакта эшләгәне өчен аңа район башлыгы Мактау кәгазен һәм истәлекле бүләк тапшырды. "Чекмарев" хуҗалыгы инженеры Александр Евстафьев халык исеменнән рәхмәт белдерде.

"Подберезье" һәм яңа оешкан "Родина" җәмгыятьләре җитәкчеләре Анатолий Яшин һәм Иван Чекмарев үз чыгышларында халык мәнфәгать­лә­рен истә тотып эшләя­чәк­ләрен белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районында «Родина» хуҗалыгы оешты