Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбыч районында тагын ике гаилә ана капиталына ия булды

Берничә көн элек районның ЗАГС бүлегендә тантана узды: ике гаиләгә - Салтыйганнан Гөлфания һәм Илсур Булатовларга, Олы Тәрбиттән Лилия һәм Радик Әхтәмкиннарга ана капиталына дәүләт сертификаты тапшырдылар.

- Гаилә - дәүләтнең нигезе, ә балалар - тормышыбыз чәчәкләре. Кайчандыр сез бу залга мөнәсәбәтләрегезне теркәтергә килгән булсагыз, инде бүген тантаналы төстә ана капиталына сертификат тапшырабыз, - диде районның ЗАГС бүлеге җитәкчесе Рафия Гайнуллина, яшь балалы парларга мөрәҗәгать итеп.

Әлеге ата-аналар гомер буе райондагы агрофирмаларның филиалларында хезмәт куялар. Әхтәмкиннарның балачагы һәм үсмер еллары Олы Тәрбиттә узган. Икесе дә күп балалы гаиләләрдә туганнар. Үз гаиләләрен коргач та, бер-ике белән генә чикләнеп калмыйча, күп бала үстерү хакында хыялланганнар.

- Хәзер республикабызда төрледән-төрле программалар ярдәмендә авылда тормыш-көнкүреш шартлары күзгә күренеп яхшыра. Кайбер авылларда яшьләр читкә китү ягын караса, бездә алай түгел, киресенчә, төпләнү ягын карый, - ди Лилия ханым, үз авылы белән горурланып.

- Башта икебез дә "Мир" колхозында эшләдек. Аннан - "Гөбенә" агрофирмасында. Хатыным сыер сауды, мин "КамАЗ" йөрттем. Бик бай без, дүрт балабыз бар, - диде гаилә башлыгы Радик, шатлыгы белән уртаклашып. - Олы улыбыз һәм кызларыбыз нәни Аделинаны кулларыннан да төшермиләр.

Әхтәмкиннар авылда зур йорт җиткергән. Дөрес, әле анда кермәгәннәр. Ана капиталын да торак шартларын яхшыртуга тотмакчы булалар.

Гөлфания һәм Илсур Булатовлар да - стажлы гаилә. Гөлфания декрет ялына кадәр "Ак Барс-Кайбыч" агрофирмасының икенче филиалында бухгалтер булып эшләгән, Илсур шунда ук - механизатор.

- Тагын бер бала табасыбыз килде. Теләгебез, ниһаять, тормышка ашты, - ди Гөлфания ханым. - Бәләкәч туганга 19 яшьлек улыбыз да бик шат. Ул инде шәһәрдә колледжда укый.

Пенсия фонды бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Зиннурова ана капиталын нинди максатларга тотарга яраганлыгын аңлатты.

- Узган ел районыбызда 75 гаиләгә сертификат тапшырган булсак, быел ел башыннан ана капиталына 55 пар ия булды. Аның күләме 429 мең 408 сум тәшкил итә. Сезнең өчен бик тә шатмын, - диде пенсия фонды начальнигы.

ЗАГС бүлегендә язылышырга гариза биргәндә яшьләрнең йомшак уенчык калдыруы гадәткә кергән. Ул уенчыкларны яңа туган балаларга тапшыралар. Аделина һәм Ильвина да тантанадан үзләре кадәр зур уенчыклар белән кайтып китте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районында тагын ике гаилә ана капиталына ия булды