Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбыч районында техниканың кышкы саклыкка куелышы буенча үзара тикшерү үткәрелде

Хәзерге кыйммәтчелек заманында яңа техника сатып алу һәркемнең дә хәленнән килми. Шуңа күрә булганының кадерен белү, алардан сак файдалану зарур. Хуҗалыкларда техниканың кышкы саклыкка куелышы буенча үткәрелгән үзара тикшерүдә дә бу фикер еш яңгырады.

Бездәге хуҗалыкларны үз канаты астына алган холдинг компаниясенең инженер-техник бүлегендәге баш белгеч Фәнис Хәсәнов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рифкать Басыйров, идарәнең механикалаштыру буенча консультанты Рәфыйк Тимергалиев составындагы комиссия үзара тикшерүне "Заволжье" җәмгыятенең Мөрәле филиалындагы машина-трактор паркыннан башланды. Баш инженерлары Александр Тутаев әйтеп узганча, техниканы кышкы саклыкка кую башланса да, эш күләме шактый әле. Мең гектардан артык мәйданда күпьеллык үләнне орлыкка суктырасылары бар, шуңа да комбайннары әзерлек сызыгына куелмаган. Терлек азыгы урып-җыю техникасы бер-ике көн элек кенә эштән туктаган.

"Яңа юл" хуҗалыгында да кырда эшләүче техниканы гына куясы калган.
"Алтын кырлар" җәмгыятенең Багай филиалында эшне оешкан төстә башкарганнар. Комбайннар тулысынча чистартылып, кышкы саклыкка куелган. Авыл хуҗалыгы машиналары да шунда. Тырмаларны ремонтлап, бер түбә астына урнаштырганнар. Алар­­ны ремонтлау өчен махсус техник хезмәт күрсәтү пункты төзеп бетереп киләләр. Җәмгыять директоры Рамил Каюмов әйтүенчә, барлык филиалларда да эш шул дәрәҗәдә башкарылган.

"Чекмарев" хуҗалыгында эшләр бик мактанырлык түгел. Биредә кышка әзерлек башлангыч хәлендә генә әле. Комиссия машина-трактор паркы территориясендә чүп үләннәре үсүенә дә игътибар итте.

- Парк тирәсенең мондый хәлдә булуы баш инженерны да, хуҗалык җитәкчесен дә бизәми. Кайда карама, тимер ватыклары аунап ята. Иген урып-җыю комбайннары да кышкы саклыкка куелмаган, - ди­де Фәнис Хәсә­нов.

"Гөбенә"дә исә хәлләр бөтенләй башка, үрнәк итеп куярлык.

- Биредә техниканың кадерен беләләр. Барлык чит ил техникасы ангарларга урнаштырылган. Биредә хезмәт сөючән халык яши. Җитәкчелекнең дә оештыру осталыгын билгеләп үтәргә кирәк, - диде Рифкать Басыйров.

Агрофирма директоры Юрий Осипов әйтүенчә, монда тырмалар ремонтлауны төгәлләп киләләр, чәчкечләрне ремонтлый башлаганнар.

Барлык җәмгыятьләрдә, хуҗалыкларда машина-трактор паркларын карап чыккач, комиссия әгъзалары нәтиҗә чыгарды. Холдингның Кайбычтагы өченче филиалы булган "Гөбенә", икенче филиалы "Алтын кырлар" 156 шар балл белән беренче урынны бүлеште. Беренче филиаллары - "Заволжье" 154 балл туплады. "Яңа юл" хуҗалыгына 149 балл бирелде. "Чекмарев" хуҗалыгы 133 балл белән чикләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районында техниканың кышкы саклыкка куелышы буенча үзара тикшерү үткәрелде