Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбыч районында участок уполномоченные өчен төзелгән беренче йорт ачылды

Районыбызның Колаңгы станциясендә участок уполномоченные өчен төзелгән, полиция терәк пункты белән берләштерелгән беренче йорт тантаналы төстә ачылды. Биредә Колаңгы, Кече Мәме, Зур Урсак авыл җирлекләре участокларында тәртип саклаучы Александр Маланьев эшләячәк һәм яшәячәк.

Республикабызда авыл участковыйлары өчен торак төзү программасы, төзелеш барышы турында газетабыз битләрендә язып чыккан идек инде. Колаңгыда һәм Хуҗа Хәсән авылында төзелгән полиция терәк пунктлары белән берләштерелгән йортлар республика һәм муниципаль район бюджетлары акчасына төзелде.

2001 елдан бирле эчке эшләр органнарында эшләүче полиция капитаны Александр Маланьев әйткәнчә, йортка сокланып туймаслык. Анда заманча җиһазлар, көнкүреш техникасы да бар, барлык уңайлыклар тудырылган. Моңа кадәр Ульянково авыл җирлеге участок уполномоченные булып җиде ел эшләгән, биредә бер ел хезмәт күрсәтә. Тормыш иптәше, Илсөяр шулай ук район эчке эшләр бүлегендә сорау алучы (дознователь) булып эшли.

Йортны файдалануга тапшыру тантанасына Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы полиция начальнигы урынбасары, полиция полковнигы Марат Айдаров, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, ТР Эчке эшләр министрлыгының Апас муниципальара бүлеге начальнигы Рамил Хәбибуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров, Колаңгы авыл җирлеге башлыгы Фидаил Нигъмәтҗанов, Хуҗа Хәсән авыл җирлеге башлыгы Светлана Матвеева, төзелеш эшләрен алып барган оешма җитәкчесе Равил Җәләлиев, авыл халкы катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районында участок уполномоченные өчен төзелгән беренче йорт ачылды