Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбыч районында яңа җәмәгать судьясы тантаналы шартларда ант бирде

11 ноябрьдә Кайбыч районының Гадел хөкем йортында беренче суд участогына җәмәгать судьясы билгеләүгә багышланган тантаналы чара узды.

Әлеге чараны район суды рәисе Гүзәл Хәялиева ачып җибәрде:

- Татарстан Республикасы Дәүләт Советының агымдагы елның 30 октябрендәге карары нигезендә, Кайбыч районында җәмәгать судьясы булып, Гөлчәчәк Шәвәлиева эшли башлады, - диде ул. - Аңа кеше язмышларын хәл иткәндә намуслы тырыш хезмәт телим. Безнең хезмәт катлаулы да, мактаулы да. Халык ышанычын яулаганда гына уңышларга ирешеп була.

Федераль закон таләпләре нигезендә җәмәгать судьясы Россия Федерациясе флагы янында ант бирде. Аңа судьялар эшкә билгеләнгәндә тапшырылучы мантия дә бирелде.

Яңа билгеләнгән җәмәгать судьясы тумышы белән Апас районының Каратун станциясеннән, моңа кадәр Росреестрның Апас бүлеге җитәкчесе булып эшләгән, югары юридик белемле.

- Яңа вазифамда да сынатмам, - диде ул. - Җәмәгать судьясы буларак, барлык карарларны да гадел рәвештә закон нигезендә кабул итәчәкмен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районында яңа җәмәгать судьясы тантаналы шартларда ант бирде