Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбыч районында янгын куркынычсызлыгы буенча тактик өйрәнүләр үткәрелде

Соңгы елларда Россия Федерациясенең әле бер, әле икенче төбәгендә картлар һәм инвалидлар интернат-йортларында, башка социаль объектларда янгыннар еш кабатлана. Шундый бәла-казаларга республика территориясендә юл куймау максатында мондый объектларда янгын куркынычсызлыгы буенча тактик өйрәнүләр үткәрелә.

24 сентябрьдә план нигезендә шундый өйрәнү Федоровское авылындагы Картлар һәм инвалидлар интернат-йортында да үтте. Өйрәнүләрне Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе кризислы хәлләрдә идарә итү үзәгенең янгын сүндерү һәм коткару хезмәте начальнигы урынбасары, эчке хезмәт подполковнигы Петр Фролов җитәк­челегендәге комиссия уздырды.

Комиссия интернат хезмәткәрләре һәм анда яшәүчеләр өчен инструктаж үткәрде, бинада янгын чыкса, ниләр эшләргә кирәклеге, анда яшәү­челәрне эвакуацияләү тәртибе турында аңлатты. Тикшерүчеләр бинаның подвалында янгын чыккан, дип игълан итүгә, интернат хезмәткәрләре бу хакта янгын сүндерү частена хәбәр бирде. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәнче, интернатта яшәүчеләрне эвакуацияләү чарасын күрә башладылар. Картлар һәм инвалидлар ис белән агуланмасын, төтен тизрәк таралсын өчен өске катлардагы тәрәзәләрне ачарга яисә ватарга кирәк иде. Беренчеләрдән булып, янгын урынына Федоровскоедагы янгын сүндерү депосы хезмәткәр­ләре килеп җитте. Район янгын сүндерү частеннән ике, Федоровскоедагы деподан, Ябалак авылындагы ирекле янгын сүндерү отрядыннан берәр машина, Колаңгы икмәк кабул итү пунктыннан, "Яңа юл" хуҗалыгыннан, Мөрәле авылыннан, "Агрохимсервис"тан су тутырылган сыешлыклар таккан тракторлар, район газ, электр элемтәсе, электр челтәре, «Кайбыч» полиция бүлекчәсе вәкилләре тиз арада килеп җитте. Янгын сүндерүчеләрнең гамәли эшчәнлеге комиссия әгъзалары тарафыннан яхшы дип бәяләнде. Димәк, бәла-каза була калса, интернат-йорт хезмәткәрләре югалып калмаячак, коткару хезмәтләре дә ярдәмгә һәрчак әзер булуларын күрсәтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районында янгын куркынычсызлыгы буенча тактик өйрәнүләр үткәрелде