Кайбыч районындагы һәйкәлләр төзекләндерү таләп итә
Район Советының утырышлар залында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына хәзерлек максатыннан комиссия утырышы узды.
Район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев билгеләп узганча, Кайбычның шактый авылларындагы һәйкәлләр инде алтмышынчы елларда ук сафка баскан һәм бүгенге көндә төзекләндерү таләп итә.
- Әлеге һәйкәлләргә яңа сулыш өрү, яңарту - төп максатыбызның берсе булырга һәм без аны тормышка ашырырга тиешбез. Авыл җирлекләре башлыкларының да бу эштә башлап йөрүчеләр булуы кирәк. Илебез, киләчәгебез тынычлыгы өчен үз гомерләрен аямыйча сугышкан, яу кырында башларын салган якташларыбызны онытырга хакыбыз юк. Алар исеме мәңгелек. Яшь буын да батырларыбыз, ветераннарыбыз хакында белеп үссен иде, - дип үз фикерен җиткерде район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин.
Киңәшмә барышында ветераннарыбыз тормыш-көнкүреше, проблемалары хакында, аларны хәл итү, ярдәм күрсәтү буенча да фикерләр яңгырады
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев