Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбыч районыннан унөч егетне армиягә озаттылар

Россия Кораллы Көчләре сафларына язгы чакырылыш дәвам итә. 20 июньдә районыбызның Борындык, Кошман, Иске Тәрбит, Олы Урсак, Федоровское, Ябалак авыл җирлекләреннән барлыгы 13 егет армиягә китте.

- Бүген безнең авыл җирлегеннән өч егетне озатабыз. Узган ел язгы чакырылышта киткән биш егетнең барысы да туган авылга әйләнеп кайтты. Хәзер китүче егетләр өчесе дә гаиләдә беренче малай, өчесенең дә әтиләре армиядә хезмәт итеп кайттылар. Егетләргә хәерле юл, сау йөреп, исән-сау кайтсыннар, әти-әниләренә сабырлык теләп калыйк, - диде егетләрне озатырга килгән Кошман авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина.

Кошманнан бу көнне Шамил Миршинов, Илсур Әхмәтшин һәм Ринас Хәйруллин изге бурычларын үтәргә алынды.

- Без Шамил белән Апас аграр көллиятендә тракторчы- машинист һөнәрен үзләштердек. Быел укуны тәмамлагач, "Ак Барс Кайбыч" җәмгыятенең беренче филиалында практика үттек. Һәр ир- егетнең изге бурычы - Ватанны саклау. Мин дә үземнең Ватан алдында бурычымны үтәргә телим. Әтием Рәмис тә Армия сафларында Нагорный Карабахта хезмәт иткән. Бүген бирегә мине озатырга әти-әнием, сеңлем Әлфия, туганнарым килде. Кичә Кече Урсак авылындә яшәүче әбием Нурсәйлә белән дә хушлашып килдем. Ул да үзенең хәер-фатихасын бирде. Дөньялар тыныч булсы, бер ел сизелмичә дә үтеп китәр, - ди Ранис Хәйруллин.

Тиздән солдат киемен киячәк егетләр арасында Бәрлебашы авылыннан Рәмис Вәлиев та бар.

- Мин быел гына Социаль- юридик институт тәмамладым. Дипломны да кулга алырга өлгермәдем, әниемә алырга ышаныч кәгазе (доверенность) калдырдым. Хәзерге вакытта яхшырак эшкә урнашу өчен дә армиядә хезмәт иткәнме дип сорыйлар. Югары белем алгач, яхшырак эшкә дә урнашасы килә. Дөрес, армиягә китүемнең төп сәбәбе шул гына түгел, билгеле. Безнең бабаларыбыз, әтиләребез дә Ватан алдында изге бурычларын үтәгән. Безгә чират җиткән икән, илебезнең лаеклы гражданы буларак, мин дә үз бурычымны үтәргә тиеш, диде Рәмис.

- Быелгы язгы чакырылышта районнан 21 егет Россия Кораллы Көчләре сафларына алына. Аларның беренче партиясе - өч кеше 19 майда ук китте. Бүген 13 егет китә, калганнарын 27 июньдә озатачакбыз, - диде Кайбыч районы буенча хәрби исәпкә алу өчтәле начальнигы Рушания Миңнуллина.

- Район тарихында берьюлы 13 егетнең бер көндә киткәне булмагандыр әле. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, шәхсән үз исемемнән ата-аналаргы илебезгә лаеклы уллар үстергәнегез өчен рәхмәт җиткерәм. Районыбызда туып үскән егетләрне язгы, көзге чакырылышларда тантаналы төстә Россия Кораллы Көчләре сафларына озату - күркәм традициягә әйләнде. Аларга бары хәерле юл, исән-сау хезмәт итеп кайтып, туган якларга әйләнеп кайтсыннар. Патша армиясе заманында ир-егетләр 25, Советлар Союзы заманында өч, ике ел хәрби хезмәттә булганнар. Хәзер бер ел хәрби хезмәт срогы сизелми дә үтә. Хәрби хезмәт - тормыш мәктәбе диләр бит. Анда сезне бик күп нәрсәләргә өйрәтерлән, яңа дусларыгыз да табылыр. Ни генә булса да, шуны онытмагыз - сезне туган йортта, туган авылыгызда көтәләр!, - диде район барлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев егетләргә район башлыгы исеменнән бүләкләр тапшырып.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районыннан унөч егетне армиягә озатлар