Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбыч районының авыл җирлекләре үз телеканалын булдырды

Кем генә булырга туры килми авыл җирлекләре башлыкларына - көтүче дә, багана агартучы да, урам җыючы да, артист та... Тагын әллә ничә төрле һөнәргә ия универсаль кешеләр алар. Башкача бу урында эшләү мөмкин дә түгел - мең төрле бурыч йөкләнгән авыл җирлекләренә.

Инде менә журналист-артист һөнәрен дә үзләштергәннәр, Россия Конституциясенең 20 еллыгына багышланган бәйрәм концерты шуңа күрә дә зур уңыш казанды.

- Кайбыч районының телевидениесы булмау сәбәпле, авыл җирлекләренең үз телеканалын булдырырга уйладык. Игътибарыгызга берничә тапшыру тәкъдим итәрбез, - дип башлады сүзен алып баручы, Мөрәле авыл җирлеге башлыгы Ринат Зиннәтуллин. Аның сүзләрен икенче алып баручы, Зур Подберезье авыл җирлеге хезмәткәре Надежда Корсакова да җөпләде. Татар һәм рус телләрендә эшләүче телеканал тәкъдим итте алар.

"Россиягә хезмәт итәм", "Туган җир", "Аулак өй" тапшыруларын чиктән тыш кызыксынып карадык дип әйтү генә аз булыр. Әгәр Кайбычта телевидение ачарга уйласак, аның башында, һичшиксез, авыл җирлекләре хезмәткәрләре торачак! Шәхси фикерем генә түгел, һәр тамашачының күңелендә шундый уйлар тугандыр.

Газинур Кадыйров, Фәния Гаянова, Рамилә Җамалиева, Татьяна Фәттахова, Алена Петрова, Энҗе Борһанова, Александр Бичарин, Светлана Кормаенкова, Рифат Гыймадиев, Лилия Зиннәтуллина, Зарема Турнаева, Эльвира Ногманова, Илдар Сәлахов, Лилия Сафина, Надежда Корсаковалар башкарган шаян, моңлы, дәртле җырлар... Саный китсәң, һәр авылда талантлы башкаручылар байтак шул. Анна Федотова исә чуаш телендәге җырын бүләк итте. Араларында биючеләр дә җитәрлек - Мөрәле кызы Энҗе Гыйбадуллина (әнисе Гүзәлия ханым авыл җирлегендә эшли), Ябалак авыл җирлеге данын яклаучы Мөслимә Гыйзәтуллина белән Рамилә Нефедова ("Алмагачлары" көенә шаян такмаклардан эч катканчы көлдек), көнчыгыш биюен башкарган Чулпан Абдрахманова, керәшен ансамбле (керәшен авылларында җырлап, эшләп гомер итүчеләр). Юмор-сатира яратучыларга да бүләкләре җитәрлек иде. Бер сүз белән әйткәндә, "Авыл җирлекләре" телеканалы үз тамашачысын тапты!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районының авыл җирлекләре үз телеканалын булдырды

2
X