Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбыч районының беренче сыйныф укучылары театр-концертларга көндәлек белән йөри башлый

Узган атнада Олы Кайбыч мәктәбенә укырга кергән 32 укучыга мәдәни көндәлекләр тапшырылды. Район үзәгендәге балалар китапханәсендә узган бу очрашуга укучыларның әти-әниләре дә килде.

Мәдәният елы уңаеннан Татарстанда гамәлгә кергән әлеге проект турында хәбәр иткән идек инде. Аның кысаларында республиканың барлык беренче сыйныф укучылары, шул исәптән безнең район мәктәпләрендә белем алучы беренчеләр, яңа көндәлекләргә ия булды.

Әлеге проект, әйткәнебезчә, балаларны системалы рәвештә Татарстаныбызның тарихи-мәдәни урыннары, мәдәният өлкәсендәге төп яңалыклар белән таныштырып баруны, мәктәп укучыларының әти-әниләрен мәдәни-агарту процессына җәлеп итүне максат итеп куя.

Китапханә хезмәткәрләре Люция Газыймҗанова һәм Эльмира Хәялиева укучыларга һәм әти-әниләргә Мәдәният елы уңаеннан чыгарылган көндәлекләрне куллану турында тулы мәгълүмат бирде.

Укучылар уку елы дәвамында классташлары яисә әти-әниләре белән берлектә төрледән-төрле мәдәният учреждениеләренә экскурсиягә, тамашаларга барырга тиеш. Аннан соң алар театрга, музейга, кинотеатрга, китапханәгә, гомумән, кайсы гына мәдәни учреждениедә булса да, сәяхәт турында кичерешләрен көндәлеккә теркәп куя. Ә мәдәният учреждениесе, класс белән яисә әти-әнисе белән барган өчен ике төрдәге мөһерләр, стикерлар әзерли.

Шушы көндәлекне актив рәвештә тутырып барып, махсус бәйгедә катнашырга мөмкинлеген тагын бер кат исегезгә төшерәбез. Конкурс "1нче сыйныф укучысының иң яхшы мәдәни көндәлеге", шулай ук "Иң мәдәниятле әти-әни" дигән номинацияләр буенча ике этапта уздырыла. 1 этабы - 2014 елның 1 сентябреннән 27 декабренә, ә 2 этабы 2015 елның 1 гыйнварыннан 25 маена кадәр дәвам итәчәк. Җиңүчене иң элек мәктәптә, аннан район һәм шәһәр күләмендә билгеләячәкләр. Конкурсның беренче этабында җиңүчеләр Татарстан Президентының Чыршы бәйрәменә чакыру алачаклар. Икенче этаптан соң конкурс нәтиҗәләре билгеләнәчәк.

- Көндәлек таратулары бик әйбәт булды әле, йөрергә тырышачакбыз, балалар мәдәниятебезне белеп үсәргә тиеш, - дип әйтте Фатыйма ханым Гыйниятуллина.

Сыйфатлы матур кәгазьдә, төсле рәсемнәр белән бизәлгән бу көндәлек укучыларга бик ошады. Хөрмәтле әти-әниләр, балагыз тәрбияле, зыялы булып үссен дисәгез, театр-концертларга йөрергә вакытыгызны кызганмагыз.

Тулырак мәгълүмат белән проектның рәсми сайтында танышырга мөмкин: www.культурный дневник.рф, www.diary-culturе.ru.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районының беренче сыйныф укучылары театрконцертларга көндәлек белән йөри башлый