Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбыч сырхауханәсендә бәби табучылар артырмы?

Кайбыч үзәгендәге сырхауханәдә елдан-ел уңай шартлар тудырыла баруына без барыбыз да игътибар итәбез. Районга эш визиты белән килгән Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да, сырхауханә белән танышкач, аның шәһәрдәге кайбер дәвалау учреждениеләреннән дә яхшырак булуына әйткән иде. Хәзер анда бала тудыру бүлегендә ремонт дәвам итә. Бу, бәлки, бала табучыларның да...

Биредә әле хәзер дә авыруларга һәм медицина хезмәткәрләренә уңайлы шартлар тудыру өчен капиталь ремонт алып барыла.

- Быел безгә ремонт һәм җиһазлар сатып алуга республика бюджетыннан 25 миллион сум акча бүлеп бирелде, - диде үзәк сырхауханәнең баш врачы Газимагомед Магомедов. - Хәзерге бала тудыру бүлеген ремонтлыйлар. Монда беренче катта да, икенче катта да, терапия бүлегендә дә ремонт ясалачак. Стеналар гипслы картон белән тышлана, электр, суүткәргеч, җылыту системасы, тәрәзәләр алыштырыла, вентиляция, сигнализация куела. Ремонт эшләре дәвам итсә дә, бер бүлектә дә эшне туктатмадык. Эш урыннары матур, җиһазлары заманча булгач, медикларга да уңайлы.

Халык сәламәтлеген кайгырту район җитәкчелегенең иң өстенлекле мәсьәләләренең берсе дип әйтергә тулы нигез бар. Сырхауханә, авыллардагы фельдшер-акушерлык пунктларын төзекләндерү өчен миллион сумнар һавадан төшми, бу - республика җитәкчелеге алдында мәсьәләне кабыргасы белән куя белү нәтиҗәсе. Шуңа да баш врач район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга рәхмәтле. Врачлар белән тәэмин ителеш тә яхшыра бара. Шулай да терапевт, теш врачы, педиатр, психиатр-нарколог кирәк әле. Врач-лаборант, стоматолог белән сөйләшүләр алып барылган инде, хәзер алар кайтуын көтәләр.

- Күргәнегезчә, эш фронты җитәрлек. Безнең егетләр биредә беренче елын гына эшләми. Һәр эшне сыйфатлы итеп башкарырга тырышабыз. Сырхауханә җитәкчелеге моңа кадәр безнең эштән канәгать булды, шуңа киләчәктә дә сынатырга исәп юк, - ди төзүчеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч сырхауханәсендә бәби табучылар артырмы?

2
X