Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Кайбыч таңнары”- гаилә газетасы

Бүген "Кайбыч таңнары" газетасы редакциясе район почта элемтәсе бүлегендә Абунәче көне үткәрде.

Районда чыгучы бердәнбер газетаны халык яратып укый. Моның шулай булуы аңлашыла да, Кайбычтагы иң соңгы яңалыкларны, авылдашларыбызның тормыш-көнкүрешен яктыртучы, дөрес мәгълүмат җиткерүче газета ул "Кайбыч таңнары". Абунәче көнендә дә почтага газетаның тугрылыклы дуслары килгән иде. Ветеран-укытучы Ләбибә апа Шәмсетдинова, лаеклы ялдагы Ләлә апа Гарәфиева, Сәбах ага Гарәфетдинов, Сания апа Алимөхәммәтова кебек укучыларыбыз агымдагы елның икенче яртыеллыгында да безнең белән булачак. Төрле сәбәпләр белән Абунәче көненә килә алмаган укучыларыбыз янына без үзебез бардык. Район башкарма комитеты һәм Кайбыч муниципаль район Советы хезмәткәрләрен үз эченә алган җәмәгатьчелек үзәгендә дә "Кайбыч таңнары"н яратып укучылар күп булуына ышандык. Газетага язылучылар арасында призлар да уйнатылды. "Кайбыч таңнары" газетасына язылу кампаниясе төгәлләнергә санаулы гына көннәр калып бара. Соңга кала күрмәгез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч таннары