Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Кайбыч таңнары” редакциясенә бер көтү сарык бүләк иттеләр

Барыбызның да көтеп алган бәйрәме - Яңа ел да җитте. Декабрьнең уртасыннан башлап, атна-ун көн эчендә Кайбыч та танымаслык булып үзгәреп куйды. Һәрбер оешма-предприятие, берсен-берсе уздырырга тырышып дигәндәй, урман гүзәлләрен бизәп куйды.

Без, редакция хезмәткәрләре дә, башкалардан калышмадык - каршыбызга матур чыршы утыртып, гирлянда элдек. Көндез гади генә күренгән чыршыбыз кич искиткеч кыяфәткә керә. Узган-барган сокланып карап китә, үзебез дә әледән-әле тәрәзәдән күз төшерәбез. Күңелле! Чөнки Яңа елны, елдагыча, зур уңышлар белән каршылыйбыз. Бу елда тулысынча диярлек яңарган иҗади кооллективыбызда күңелле үзгәрешләр күп. Елны барлык төр күрсәткечләр буенча да "плюс" белән тәмамлыйбыз. Подписка кампаниясе дә без көткәнчә төгәлләнеп килә. Быел журналистлар арасында үткәрелгән дүрт бәйгедә җиңдек. Бишенче җиңүебез дә бар: иртәгә филиалыбызның директоры Луиза Сөнгатуллинаны "Татмедиа" агентлыгына җиңүчеләрне бүләкләү тантанасына чакырдылар. Ул террорчылыкка, экстремизмга каршы үткәрелгән бәйгедә җиңү яулады. Иртәдән бирле бер-беребезне котлашабыз. Чөнки бу - уртак җиңүебез. Әле "Татмедиа"быздан кичә генә Яңа ел күчтәнәчләре килеп төште. Һәрберебезгә берәр сарык бәтие. Эче тулы тәмле әйбер! Ә ул бәтиләрнең матурлыгын күрсәгез?! "Нәрсә алып кайттың?"нарга алып кайтып биргәнче башта үзебез уйнадык. Журналистларда фантазия зур бит инде, бушагач нәрсә тутырып куярга икәнлеген дә хәл итеп куйдык. Барчагызны да якынлашып килүче Яңа ел белән, дуслар. Елмаеп-көлеп, һәр көннең кадерен белеп яшик. Яңа елда да бергә булыйк. Әле газетага язылмаучылар булса, элемтә бүлегенә кереп чыгарга киңәш итәбез. Берүк, язылмыйча кала күрмәгез. Чөнки район газетасыннан башка яшәүнең бернинди кызыгы юк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Кайбыч таңнары” редакциясенә бер көтү сарык бүләк иттеләр