Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбыч терлекчеләре бу елга яңа бурычлар билгеләде. Киңәшмәдән фоторепортаж

- 2014 ел Кайбыч өчен уңышлы ел булды. Районыбыз терлекчелек, игенчелек тармаклары буенча республика районнары арасында беренче унлыкка керә алды. Бу - хезмәт сөючән халкыбызның күмәк көче белән ирешелгән күрсәткечләр, - дип башлады район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин "Ак барс Кайбыч" җәмгыятенең өченче филиалына караган Иске Чәчкаб фермасында узган киңәшмәдә.

Агрофирмалар, хуҗалыкларның терлекчелек белгечләре, терлекчелек продуктлары җитештерү өлкәсендә эшләүче шәхси эшмәкәрләр катнашында үткән бу киңәшмәдә узган елда башкарылган эшләргә йомгак ясалды, 2015 елга планнар билгеләнде.

Район башлыгы әйтүенчә, узган елда район буенча малларның баш саны 2013 ел белән чагыштырганда -6, сөт җитештерү шулай ук 6, ит җитештерү 7 процентка арткан. Күптән түгел үткән видеоконференциядә ТР Премьер-министр урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та районыбыз хезмәтчәннәре эшен бары уңай яктан билгеләп үтте.

Киңәшмә барышында хезмәт алдынгыларына Мактау кәгазьләре тапшырылды. Бу хакта газетаның киләсе санында тулырак укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч терлекчеләре бу елга яңа бурычлар билгеләде. Киңәшмәдән фоторепортаж