Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбыч терлекчеләре ит җитештерү буенча еллык планны 102 процентка үтәде

Игенчеләре көзге имтиханнарын - урып-җыю эшләрен намус белән төгәлләп, хәзер бераз ял итәргә мөмкинлек алсалар, терлекчеләр өчен авыр "сессия" - озакка сузылган кышлату чоры дәвам итә.

Гыйнвар салкыннарында терлекчеләргә бер дә җи­ңел түгелдер, әмма алар сынатмый. Сөт җи­теш­терү буенча республикада менә ничә ай ин­де дүр­тенче урында барулары шул хакта сөй­ли. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтында да Кай­быч - һаман яшел исемлектә. Бу сайтта алдынгы районнарны - яшел, ә артта сөйрәлүчеләрне кызыл исемлек белән күрсәтеп баралар. Бүгенге көндә Кайбыч савымчылары бер сыердан 15,3 килограмм сөт сава, кө­ненә 59,2 тонна сөт җи­теште­релә. Рамил Каюмов җитәкчелегендәге "Ак Барс Кайбыч - 2", директоры Юрий Осипов булган "Ак Барс Кайбыч - 3" җәм­гыять­ләре савымчыларының хез­мәте мактауга лаек. Алар мул сөт саву белән бергә аның югары сыйфатлы булуын да кайгырта. Шулай да Федор Чекмарев җитәк­че­леген­дәге «Чекмарев» хуҗалыгына сөт җи­теш­терү темпларын арттырырга кирәк әле.

- Утыз градус салкыннар җитте. Фермаларда табигать шартларына бәйле рәвештә төрле кыенлыклар килеп чыкмасын өчен урыннардагы җитәкче­ләр, белгечләргә һәрдаим ан­да булу таләбе куелды. Ут сүнсә, су катса, алар бу хакта кичекмәстән җа­ваплы кешеләргә хәбәр итәргә тиеш. Терлекчеләрнең төп бурычы - малларның баш санын саклап калу гына түгел, ә тагын да арттыру, продукция җитештерүне кимет­мәү, - диде районның баш аграрие Рифкать Басыйров.

Терлекчеләребез ит җи­тештерү буенча да еллык планны 102 процентка үти алды."Ак Барс Кайбыч-2"дә ул - 110, "Ак Барс Кайбыч - 1" дә - 101, "Ак Барс Кайбыч - 3" тә 98 процент тәшкил итә. Салтыйганда симертүдәге мөгезле эре терлекләрнең уртача тәү­леклек үсеше 1000-1100 грамм.

Мал симертүче ирле-хатынлы Любовь һәм Геннадий Архиповлар, Сә­вия Мусина группасында тер­лекләр тәүлегенә бер килодан артык үсеш бирә.

- Тормыш иптәшем Геннадий терлекчелектә ин­де кырык ел, ә мин - 35 ел эшлим. Икебез дә лаеклы ялда булсак та, яраткан эшебезне дәвам итәбез. Яраткан дибез, киресе булса, бу кадәр гомеребезне мал карауга багышламас идек. Тәү­леклек үсешнең югары булуына да гаҗәпләнәсе түгел, терлек азыгы җи­тәр­лек, витаминнар бе­лән баетылган. Малларны ях­шы ашату кыйм­мәткә дә төшәдер, ә ашатмасаң тагын да кыйм­мәтрәк була, - диде Любовь Архипова, хезмәтләре белән таныштырып.

Әйе, терлекчеләр, елның кайсы фасылы булуга карамастан, һәр көнне фермага ашыга. Ә кышкы чорда терлекчелек - хуҗалык кассасына табыш китерүче бердәнбер тармак. Яз­гы кыр эшләренә әзерлек, чәчүлек орлык, запас частьләр, минераль ашламалар сатып алу, хезмәт хакын вакытында бирү дә терлекчелектә җитештерелгән продукциягә бәйле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч терлекчеләре ит җи¬тештерү буенча еллык планны 102 процентка үтәде