Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбыч терлекчеләре республикада алдынгы урында бара

Бүген безнең район сөт җитештерү буенча республикада дүртенче урында бара. Татарстан күләмендә шундый югарылыкта булу, бер яктан дәрәҗә, икенче яктан зур җаваплылык та: чөнки үр менәсе читен, ә түбән тәгәрисе бик җиңел. Әлеге биеклектән төшмәс өчен терлекчеләрдән дә, зоотехник-ветеринар, ясалма орлыкландыру технологлары, җитәкчеләрдән дә зур тырышлык сорала. Сүз дә юк,...

Бар игътибар язгы чәчүгә юнәлдерелгән чорда терлекчелек тармагын һич кенә дә икенче планга кал­дырырга ярамый. Узган атнаның якшәмбе иртәсен авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Фиргать Басыйров белән берлектә фермалардан башлаган район башлыгы Альберт Рәх­мәтуллин ферма эшчәннәренә шундый таләп куйды. Алар Олы Тәрбит, Чүти, Иске Тәрбит, Соравыл авылларындагы фер­маларда булды. Таби­гать­тә яз хакимлек итсә дә, терлекчелектә кышлату чоры дәвам итә, чөнки кышкы рацион белән аша­талар. "Ак Барс Кайбыч" җәмгыятенең өченче филиалы карамагында эшләүче фермаларда көн­­ саен утыз тоннага якын сөт җитештерәләр. Икенче филиалда ул - 23, ә беренче филиалда 13 тоннадан артыграк. Өч­енче филиалда малларның баш санын арттыруга да зур игътибар би­рә­ләр. Моның өчен мөм­кинлекләре - яхшы азык базасы, иң мөһиме- уңган хезмәтчәннәре бар. Быел мөгезле эре терлекләре 530 башка арткан.

- Сөт җитештерү буенча республикада лидерлар арасында булуыбызда әлеге җәмгыятьнең өлеше саллы. Һәр көнне утызар тонна сөт җитештерү - терлекчеләрнең тырыш хезмәте нәтиҗәсе. Сыерларның уртача көнлек савымы да 21,8 килограмм тәшкил итә. Бу тө­бәктә хезмәт сөючән, тырыш халык яши. Сигез ел­дан артык шушы җәм­гыятьтә җитәкче булып эшләү дәверендә үзем дә шуңа инандым, - диде район башлыгы җәмгыять хезмәтчәннәренә уңай бәя биреп.

- Быел Олы Тәрбит, Чүти авыллары фермаларында реконструкция эшләре башлана. Иске корылмаларны сүтеп, шул мәйдан хисабына утарларны зурайтмакчы булабыз. Бу фермаларда нәселле таналар үрчетергә уйлыйбыз. Шуңа да азык культуралары мәйданнарын да арттырырга җыенабыз, - дип сүзгә кушылды җәмгыять директоры Юрий Осипов.

Район башлыгы әлеге очрашуда ферма тирәләрен җыештыру бурычын да куйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч терлекчеләре республикада алдынгы урында бара

2
X