Кайбыч терлекчеләренең максаты – ит-сөт җитештерүне арттыру
Еш яуган яңгырлар авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең эшен тоткарлый. Басуларда мул булып үскән шикәр чөгендерен, кукурузны җыеп аласы, туфрак эшкәртәсе бар. Яңгырлар терлекчелек тармагында да өстәмә кыенлыклар тудыра. Малларга азык ташу, аларны көтүдә йөртү кыенлаша. Мондый шартларда терлекчелек продукциясе җитештерүнең кимүенә юл куярга ярамый.
9 октябрьдә "Алтын кырлар" җәмгыятенең Корноухово, Ульянково бүлекчәләрендә агрофирмалар, хуҗалык җитәкчеләре, терлекчелек белгечләре катнашында үткән киңәшмәдә шул мәсьәләләр күтәрелде.
Киңәшмә алдыннан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе начальнигы Рифкать Басыйров, җәмгыять директоры Рамил Каюмов Ульянководагы ремонтланган терлекчелек биналарын карады. Ферма мөдире Петр Дементьев әйтүенчә, 130 баш сыерның һәркайсыннан 12 килограмм сөт савалар. Бозау алу күрсәткечләре дә яхшы.
- Көзге һава торышы авыл хезмәтчәннәренә бер дә уңай түгел. Ул сөт җитештерүгә дә тискәре йогынты ясый. Хәзерге вакытта хуҗалыкларда терлек азыгы мул, аны баланслап, тулы рацион белән ашатырга, төрле катнашмалар, ферментлар кулланырга кирәк. Җитәкчеләр дә фермада ешрак булып, терлекчеләр проблемалары белән даими танышып торсыннар иде. Бүгенге көндәге төп бурыч - кукуруз, шикәр чөгендерен тиз һәм югалтуларсыз җыеп алу, туфрак эшкәртү, терлекчелектә артка тәгәрәүгә юл куймау, - диде район башлыгы.
Районның баш аграрие Рифкать Басыйров терлекчелек тармагында ит, сөт җитештерүгә тулы анализ ясады. Нәсел эше буенча җаваплы Нәгыйм Сибгатуллин ел башыннан районда үрчем алу күрсәткечләренә тукталды.
Җәмгыятьтә быел фермаларны ремонтлау, тирә- юнен тәртипкә китерү буенча зур эш башкарылган. Киңәшмәдә катнашучылар үз хуҗалыкларында эшне оештыру өчен биредән бай мәгълүмат алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев