Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Кайбыч ТВ” 2013 елга йомгак ясады

Ниһаять, район Советы һәм башкарма комитеты хезмәткәрләренә дә чират җитте. Концерт куярга!

Районның беренче җитәкчеләрен, бүлек начальникларын үзенә туплаган бу зур коллективның концертына тамашачылар ай-яй күп килгән. Залда алма төшәрлек тә урын юк иде, шуңа да өстәмә урындыклар куярга туры килде. "Казаннан артистлар килгәндә ник шулай зал тутырып йөрмисез соң?- дип сорады район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев кайбер тамашачылардан. Аларның җаваплары бер булды: артистларны без көн дә телевизордан карыйбыз, ә оешма хезмәткәрләре концертны елга бер генә куя.

Яңа елга багышланган бәйрәм тамашасы "Кайбыч ТВ" хәбәрләре белән танышудан башланып китте. Рушан Сайранов дикторлардан да уздыра, саф татарча сөйли, хәбәрләре үтемле, "экран" алдында каушавының әсәре дә юк. "Хәбәрче" Рәмис Хәялиев кардан сыннар ясаучы оешма хезмәткәрләре белән репортажны җанлы алып барды. Кыскасы, киртәсенә керде!

Ә концерт чыннан да шәп булды, тамашачыларның өметләрен аклады. "Ханымнар" биюе белән башланып киткән бәйрәм тамашасы сизелмичә дә узып китте. Бу биюне аларга студент, булачак мал табибы Зөһрә Лотфуллина өйрәткән. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров оештыру эшләренә генә түгел, җырга да оста икән бит!

Рәмис Хәялиев сөйләгән монологны көлә-көлә тыңладык. Илшат Габидуллинның гаиләсе белән чыгыш ясавын, Алия Сөнгатова, Людмила Воробьева, Гөлназ Удачина, Надежда һәм Александр Кучумовлар, Мария Пулянина белән Эльвира Нәбиуллина, Рафия Гайнуллинаның моң иясе булуларына тагын бер тапкыр инандык!

Рушания Лотфуллина, әйтерсең лә, сәхнәдә яши: бер концертта нинди генә рольләргә кермәде ул! Илдар Шакиров, Алия Сөнгатова, Илсөя Ильясова, Фирдүс Әхмәтов, Зөлфия Авзалова, Рушан Сайранов, Рафис Ильясов, Реваль Галәвов, Юрий Михайлов, Адилә Гыйззәтуллина скетчларда шәп уйнады. Ревальнең шигырьләр язуын белми идек әле, тормыш турындагы шигырен тамашачыларга да бүләк итте. Мәктәп директоры Алия Биккулова егетләрне биергә өйрәткән, алга таба егетләр бию ансамбле оешса, моңа бер дә гаҗәпләнмәгез.

Рафис Гаәләветдинов гармунын да тартты, шаян сүзләре белән елмайтты да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев