Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбыч укучыларының “Сәләт” кубогын ничек яулаулары турында

Кайбыч укучыларының II Халыкара "Сәләт" яшьләр уку-укыту форумыннан кубок белән кайтулары турында язган идек инде. Кайбыч делегациясенең әйдаманы, Олы кайбыч мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гөлинә Габдрахманова белән форум хатирәләрен кабат барладык әле.

12 августта Олы Кайбыч мәктәбенең иң уңган, актив 20 укучысы белән берлектә таңгы сәгать өчтә мәктәп автобусында юлга чыккан алар. Биләр шәһәрендә урнашкан "Сәләт" палаткалы лагерена ни өчен шулай иртә кузгалганнар, диярсез. Беренчеләрдән булып барып җитәр өчен, әлбәттә! Форумда беренче генә тапкыр катнашкан кайбычлыларның алдан билгеләнгән максаты була: "Сәләт"не яуларга, үзләрен күрсәтергә һәм... беренче булырга! Сүз дә юк, теләгәннәренә иреште алар!

Палаткалы шәһәрчектә

- Форум 12 августтан 17сенә кадәр дәвам итте, шул арада үзебез алып барган палаткаларда яшәдек. Әйдаманнарыбыз Лариса Куликова, Роза Насыйбуллина, Ләйсән Гәрәева, Фәнил Зиннуров, пешекчебез Надежда Егорова, автобус йөртүчебез Марсель Батталов, медицина ярдәме күрсәтүче Ирек Әхмәтов һәм мин кыр шартларында балаларыбызга мөмкин кадәр уңайлырак булсын өчен тырыштык. Хәер, "Сәләт" оешмасы барлык шартларны да тудырды. Уттай янып торган кызыл-сары футболка, кепкалы, "Кайбыч муниципаль районы" дигән эмблемалы егет-кызларыбызны форумны оештыручылар зур кунаклардай каршы алды. Шуңа күрә Биләргә аяк баскан беренче минутта ук күңелләре үсеп китте, - дип искә ала Гөлинә Габдрахманова беренче көннәрен.

Әйдаманнар палаткаларны урнаштырган арада, сәлкешләрне ("Сәләт"тә ял итүче балаларны шулай атыйлар) чатырлар, аланнар һәм уку-укыту академияләре белән таныштырганнар.

- Күз алдыгызга китерегез: палатка, учактагы казаннарда аш кайный, кемдер якында гына утын яра, икенчеләре йөгереп кенә Изгеләр чишмәсеннән су алып килә... Һәр минутыбыз исәптә, чөнки сәлкешләребезнең күптөрле тренинг, укуларда катнашасы, КВН-конкурсларга да әзерләнәсе бар бит әле! - ди әйдаман.

Ашау-эчүне алдан кайгыртканнар - һәр көн өчен менюны Кайбычтан ук әзерләп киткәннәр. Гөлинә Җәүдәтовна бу мәсьәләдә кырыс булган, чөнки көн саен аланнарда санитар-эпидемиологик тикшерүләр белән йөргәннәр. Үзе әйтүенчә, көн саен иртәнге сигез сәгатькә Надя апаларының кайнар ашы әзер булган.

- Җиде тулганчы радиодан музыка һәм ди-джейларның шат авазы уята иде. Ялкауланып ятмыйсың - тизрәк торып, эшкә керешәсе килә! Иртәнге аш вакытында башка аланнардагы сәлкешләрнең "Аш булсын!" дигәненә "Бергә булсын!" дип җавап бирәсең дә, ашап алгач, уку-укыту чатырларына ашыгасың, - ди ул.

"Сәләт" - ял гына түгел ул

Иртәнге аштан соң уку башлана. Ачык лекцияләр, түгәрәк өстәлләр, мастер-класслар, танылган шәхесләр белән очрашулар, тренинглар, Биләр шәһәрлеге буенча экскурсияләр, аралашу сессияләрендә балалар белемнәрен арттырган, сәләтләрен тагын да үстерү мөмкинлекләрен ачыклаган. Спортка да, иҗатка да, телне өйрәнүгә дә бүленгән монда вакыт.

- Форумның үзенчәлеге дә шунда: монда теләр-теләмәс кенә килгән бала да "Сәләт" агымына кушыла, аның бер өлешенә әверелә, активлаша, ахыр чиктә, үзендә моңарчы ачылмый калган сәләтне тоеп ала, - ди Гөлинә Габдрахманова.

Кызыл-сары киемле Кайбыч делегациясе тарихи перфоманста да үзен күрсәтергә өлгергән. Алдан бирелгән темага - Зилант турында легенда буенча, Габдулла Тукайның "Шүрәле" поэмасына нигезләнеп, курчак спектакле әзерләп барганнар! Сары футболкалы сәлкешләр арасында болай да күзгә ташланып торучы кызыл-сары киемле кайбычлыларны шул тамашадан соң тагын да ныграк ярата башлаганнар!

Бу уңайдан Гөлинә Җәүдәтовна бер хәлне искә төшереп, көлдереп тә алды:

- Алып баручы егет, шулай бервакыт, сәхнәдән, ычкындырмасынмы: "Оо, һәрвакыт аерылып торучы Кайбыч сәлкешләре! Мин сезнең фанатыгыз! Минем дә сезнеке кебек кызыл-сары башлык киясем килә!" Моны ишетеп, тизрәк бер укучыбыз башлыгын алып менеп тоттырды үзенә. Шуны тәки киеп йөрде бит! Әле җай чыккан саен "Мин - Кайбыч фанаты!" дип тә кыстыргалады!

Ә суперкубокны безнекеләргә "Курчаклар" биюен оста итеп башкарганнары өчен биргәннәр. Кубок кына түгел - суперкубок! Беренче, икенче, өченче урыннардан да шәбрәк, ягъни.

15 августта форумга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та килгән. Анда республика районнарыннан тагын делегацияләр чакырулы иде, Кайбыч районыннан да тагын бер төркем Биләр каласына барып кайтты. Ул көнне форумда катнашучылар саны 5 меңнән дә артып киткән!

- "Сәләт" ул аерым бер дәүләт кебек. Аның үз кагыйдәләре, тәртипләре, гореф-гадәтләре бар. Әлбәттә, аның төп максаты - татар телен саклау, балаларда туган телебезгә ихтирам, мәхәббәт тәрбияләү. Анда бер генә чит тел сүзе дә ишетмәссең - барысы да татар телендә генә алып барыла, аралаша, сөйли. Бер генә принцип - барыбыз да тигез. Үзеңне күрсәтү, мактану, көндәшлек дигән әйбер юк, киресенчә, башкаларның кечкенә генә осталыгын да күтәреп аласың, - дип аңлатты әйдаман форумда хөкем сөргән мөхит турында.

17 августта форумны ябу һәм бүләкләү тантанасыннан соң, кайбычлылар, сәлкешләрдән аерылышуга бераз моңсуланып, өйгә кайтуларыннан бераз сөенеп, юлга чыкканнар. Блда автобус ватылуы да кәефләрен төшермәгән, аны ремонтлаган арада табигатҗ кочагында ял итеп алганнар. Әйдаманнары да бит әнә нәрсә ди:

- "Сәләт"тән алган тәэсирләр белән бүлешә-бүлешә, ныклы карарга килдек: икенче елга да һичшиксез әйләнеп кайтырга!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Сәләт” Кайбыч укучыларының “Сәләт” кубогын ничек яулаулары турында