Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбыч укытучылары арасында “Ел укытучысы” исеменә көрәш бара

Безнең район мәктәпләрендә үз эшләренең осталарына әйләнгән укытучылар күп.

Араларыннан иң-иңнәрен ачыклау максатында ел саен "Ел укытучысы" бәйгесе үткәрү күркәм традициягә әйләнде. Быел бәйге Колаңгы, Олы Подберезье, Олы Кайбыч зоналарында узды.

Ә иң-иңнәр Иделаръягы зонасы районнары катнашында Чүпрәледә үтәчәк бәйгедә катнаша.

Колаңгы төп мәктәбендә узган бәйгедә Колаңгы, Мөрәле, Федоровское, Борындык, Кече Мәме, Олы Урсак мәктәпләре укытучылары катнашты. Бәйге шартлары буенча һәр конкурсант үзе әзерләгән темага класс сәгате үткәрергә, үзе белән таныштырырга һәм төрле педагогик хәлләрне чишә белү осталыкларын күрсәтергә тиеш иде. Бәйгене Борындык төп мәктәбенең башлангыч класслар укытучысы Лилия Шәмсетдинова башлап җибәрде. Класс сәгатен патриотизм темасы - Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлаган иде. Сингапур ысулы белән үткән дәрестә укучылар сугыш чорында солдатлар язган өчпочмаклы хатларны укыганнан соң, нинди хисләр кичерүләре турында сөйләде. Мөрәле, Кече Мәме төп мәктәпләренең математика укытучылары Гөлнара Гарапова, Мария Шихова, Колаңгы мәктәбенең рус теле укытучысы Маргарита Клочкова да Җиңү темасын сайлаган. Федоровское һәм Олы Урсак мәктәпләренең башлангыч класслар укытучылары Светлана Гыйсмәтуллина, Гөлнара Сафина укучыларына сәламәт яшәү рәвеше, изгелек хакында бай мәгълүмат бирде.

Бәйгенең барлык этапларында да жюри гадел бәя куеп барды. Нәтиҗәдә, Олы Урсак мәктәбе укытучысы Гөлнара Сафина, 39,75 балл җыеп, "Ел укытучысы" бәйгесенең "Ел класс җитәкчесе - 2015" номинациясендә җиңү яулады. Федоровское мәктәбеннән Светлана Гыйсмәтуллина (39 балл) - икенче, Колаңгы төп мәктәбеннән Маргарита Клочкова (38,5 балл) өченче урынга чыкты.

Олы Подберезье зонасында шушы мәктәпнең башлангыч класслар укытучысы Лариса Камышова беренче урынны яулады. Ульянково төп мәктәбенең инглиз теле укытучысы Евгения Кириллова, Иске Тәрбит урта мәктәбенең тарих укытучысы Валерий Капралов - икенче, өченче урыннарда. Олы Кайбыч зонасында Бәрлебашы төп мәктәбенең тарих укытучысы Гөлчәчәк Гыйбадуллина җиңүгә иреште. Олы Кайбыч мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Роза Насыйбуллина, Кошман төп мәктәбенең математика укытучысы Алия Насретдинова икенче-өченче урыннарны бүлеште. Ә беренче урынга чыгучылар Чүпрәлегә барачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч укытучылары арасында “Ел укытучысы” исеменә көрәш бара