Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбыч укытучылары яңа йортка күченде

Узган ел җирле бюджеттан сәламәтлек саклау системасы хезмәткәрләренә - авылга кайткан ике яшь белгечкә йорт төзелгән иде. Быел өстенлек мәгариф хезмәткәрләренә бирелде.

Яңа йорт ачкычлары Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбе директоры Алия Биккуловага һәм әле өй туе алдыннан гына өйләнешкән Смеловларга тапшырылды. Алар да Олы Кайбыч мәктәбендә эшли, Наилә белән Максим Смеловлар районга әле быел гына эшкә кайтты. Яшь белгечләрнең икесе дә безнең яклардан: Наиләнең әти-әнисе Кошманнан, Максим Каргалыдан. Хәзер аларның Шәүкәт Галиев урамында уртак йортлары бар, ул мәктәптән дә ерак түгел. Мари Иле төзүчелә­ре проекты буенча агачтан салынган йортлар иркен, якты. Анда газ да кергән, суүткәргеч тә үткәрелгән, санузел да бар. Дөрес, тирә-юнен төзекләндерәсе бар, монысы инде киләчәк эше.

- Минем укытучыларны торак белән тәэмин итү теләгем зур иде. Алга таба да бюджет хезмәткәрләренә үз көчебез белән елына ике йорт булса да сафка бастыра алырбыз, дип уйлыйм. Чөнки торак проблемасын хәл итмичә торып, кадрлар белән тәэмин ителеш сәясәтен алып барып булмый. Бүген яңа йортка күченүчеләргә бәхет-шатлыклар телим. Торак шартларының яхшыруы эшчәнлеккә дә уңай йогынты ясый. Без бу урамда әле тагын өйләр төзергә планлаштырабыз. Район үзәгенең әлеге өлешендә совет чорындагы өйләр күбрәк. Хәзер безнең максат - биредә заманча йортлар сафка бастыру,- дип планнары белән уртаклашты район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин.

Яңа өйгә күченгән укытучыларның шатлыгын уртаклашырга башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров һәм аның урынбасарлары да килгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч укытучылары яңа йортка күченде

2
X