Кайбыч урманчысы Фиргат Каюмов инде 37 ел тарихи имәнлекләрне торгызу белән шөгыльләнә
Бу хакта мәктәпкә кергәнче үк ишеттем. Имеш, патша Петр I безнең урманнан корабль төзетү өчен имән агачлары алдырган. Шул вакытта урман ягыннан авыл башына таба имән агачын иңбашына салып атлаучы Петр патша күз алдыма килә иде.
Патша безнең Кайбыч урманы турында хәбәрдар булганмы-юкмы - белмим, монысы мәңгелеккә тарих төпкелендә калган. Ә менә корабль төзелешендә кулланыла торган нык имәннәрнең бездә үсүе хак. "Кайбыч урманчылыгы"ның Балтайдагы участок урманчылыгы урманчысы Фиргат Каюмов та шул фикердә.
- Германиянең Дрезден шәһәреннән килгән галимнәр колач җитмәс имәннәрне исләре китеп карап йөрде, "ничек саклап кала алдыгыз?" дип, аптырадылар. Үзләрендә кыска була торганнары гына үсә икән. Ике атна элек кенә Санкт-Петербург галимнәре кунак булды. Участогыбыз имән үстерү белән ныклап шөгыльләнә, шуңа күрә Россиядән генә түгел, чит илләрдән дә бу агач белән кызыксынучыларны безнең Балтайга алып киләләр, - ди тәҗрибәле урманчы.
Имәннәр турында сөйләгәндә Фиргат абыйның күзләре очкынлана, исе китеп, яратып сөйли ул. Югыйсә, шул казанда 37 ел эшли, лаеклы ялга чыгуына ике ел үтсә дә, урманнан кайтып керми.
Тумышы белән Апас районының Чирмешән авылыннан, Чувашиядә урман хуҗалыгы техникумын тәмамлагач, яшь белгеч Бәрлебашындагы питомникта мастер булып эшли башлаган. 40 елга якын вакыт эчендә нинди генә вазифалар башкармаган - урман эшен аркылыга-буйлыга биш бармагы кебек белә. Мондый кыйммәтле белгечне ялга җибәрү кая ул?! 25 ел дәвамында җәйге ялын да алмаган, бер-ике тапкыр хастаханәдә ятып чыгуын исәпләмәгәндә, һәр көне имәннәре янында уза аның. Урманда "адашып" йөри торгач, урманчы бишенче дистәне ваклаганда гына гаилә корган. Тормыш иптәше, 5 сыйныфта укучы кызы Гөлия турында да бик яратып сөйли.
- Бәрлебашында 16 ел эшләдем, Балтайда участок урманчылыгы оешкач, шунда киттем. Балтай урманчылыгы 5600 гектар мәйдан били. Имәнчелек белән шөгыльләнәбез. Мактанып әйтүем түгел, "Россия имәнлекләре" фәнни-җитештерү үзәге проектының чишмә башы да бездән башлана. 743 гектар мәйданда генетик резерват урнашкан. Югары сортлы имән чикләвегеннән 21,5 гектар мәйданда үсентеләр үстердек. 2005 елда 2 гектар утырткан идек, ел саен шуңа өстәп барабыз, яшь баланы карагандай тәрбиялибез үзләрен. Иң озыннары өч метрга җитте инде. Басу-кырларга имәнлекләр утыртабыз, - ди Фиргат абый.
Әнә шундый игелекле дә, мактаулы да эш башкара алар - имәнлекләрне яңадан торгыза. Былтыр апрель аенда Татарстанның атказанган урманчысы исемен алуы - хезмәтенә иң югары бәя. Урманчы борчулы уйларын да яшермәде:
- Эшкә килгән 1976 ел белән чагыштырам да, күңелне сагыш баса. Ул чакта имәннәр күп, булганнары нык, чыдам иде. Әмма алар салкынга сизгер шул. 1978-79 елгы кышкы салкыннар корытты, зур мәйданнарны кисәргә туры килде. Имән күз алдында юкка чыгып бара, дип, ил күләмендә чаң кагабыз. Татарстаннан ил чигенә кадәр ул очрамый да диярлек, таралу ареалы бетә. Безнең максат - югары сыйфатлы агачларны саклап калу, үрчетү. Җитәкчебез Илгиз Хаффазов та шул уй белән янып йөри.
Күпме тырышсам да, Фиргат Каюмовка 60 яшь бирә алмадым. Ул үзе дә имәннәре кебек - төз гәүдәле, нык.
- Имәннәрне минем кебек үк яратучы яшь белгеч килсә, ялга чыгар идем дә, юк бит! Хезмәт хакын кимсенгән булалар. Элеккеге кебек, энтузиазм дигән нәрсә әйдәп йөртми хәзерге яшьләрне. Яшьлекләре белән аңлап кына бетермиләр: урман яшәртә, яшәү көче бирә, күңелне сафландыра! Хезмәт хакында булса икән хикмәт...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев