Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбыч ветеринария берләшмәсенә яңа җитәкче билгеләделәр

1 июлдән Кайбыч районы ветеринария берләшмәсе белән Илсур Зиадиев җитәкчелек итә башлады. Әлеге оешманың моңа кадәрге начальнигы Шәриф Гатауллин лаеклы ялга китәргә теләк белдергән.


Җитәкчелек алышынган көнне берләшмәгә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Татарстан Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсенең кадрлар бүлеге начальнигы Альфред Шәйхетдинов та килде.
- Район ветеринария берләшмәсе белән үзем дә кайчандыр җитәкчелек иткән идем. Миңа ул вакытта 23 кенә яшь иде әле,- диде район башлыгы.- Ветеринария- бик җаваплы тармак. Райондагы эпизоотик тотрыклылык ветеринария белгечләренә бәйле. Илсур Зиадиев - югары класслы белгеч. "Гөбенә" агрофирмасында без аның белән тугыз ел буена кулга-кул тотынып эшләдек. Аның хәзер инде бай хезмәт тәҗрибәсе бар. Моңа кадәр бу оешманың начальнигы булган Шәриф Гатауллин яхшы эшләде, сезгә тагын да яхшырак эшләргә кирәк булачак.
Терлекчелек тармагына керткән лаеклы өлеше, намуслы хезмәте өчен Шәриф Гатаулинга Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды.
-Безнең коллектив республика рейтингында гел алдынгылыкта- 11-13 урыннарда булды. Хезмәттәшләремә тагын да югарырак үрләр яулауларын телим. Лаеклы ялга китеп, мин сезнең белән хушлашмыйм, кирәк булса, киңәшләрем белән һәрвакыт ярдәм итәчәкмен, - диде Шәриф Гатауллин район башлыгы кулыннан Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк алганда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч ветеринария берләшмәсенә яңа җитәкче билгеләделәр