Кайбыч яшь техниклар мәктәбе укучылары республика бәйгесенә судно һәм самолет модельләре алып барачак
Кайбычта "ЭКО" класстан тыш эшләр үзәгендә яшь техниклар мәктәбе ачылуга әле ярты ел да вакыт узмады. Әмма анда йөрүче укучылар безне үз осталыклары белән шатландыра башлады инде. Бу көннәрдә кызып-кызып республика бәйгесенә әзерләнәләр.
- "Дәресләрдән соңгы мәктәп" республика проекты кысаларында ачылган бу үзәк аша район мәктәпләрендә оештырылган түгәрәкләрдә 777 укучы шөгыльләнә. Ә үзәкнең үзенә 96 укучы йөри. Аларның техникага булган омтылышларын күрсәгез иде сез! Араларыннан берничәсе генә булса да инженер, суднолар, самолетлар, автомобильләр төзүче һөнәрен сайласа, максатыбызга ирешкән булачакбыз. Моны вакыт үзе күрсәтер. Ә эшче һөнәрләре, техниканы яхшы белүчеләргә ихтыяҗ һәрвакыт булачак. Республикадагы шәһәр-районнарда мондый техник мәктәпләр Татарстан Президенты тәкъдиме белән нәкъ шул максатта оештырылды да инде, - диде үзәк директоры Рифат Вәлиев, безне эшчәнлекләре белән таныштырып.
Үзәк ачылуның беренче көннәреннән үк биредә автомобильләр, самолетлар, суднолар модельләрен ясау буенча түгәрәкләр эшли башлаган. Булачак яшь кулибиннар үз куллары белән ясаган модельләрен конкурста күрсәтте. Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбе укытучылары Гөлинә Габдрахманова, Фәнил Зиннуров, Федоровское мәктәбеннән Николай Волков составындагы жюри укучылар хезмәтенә бәя бирде. Автомобиль модельләрен ясаучылар бәйгесендә Олы Кайбыч урта мәктәбе укучылары Ранил Мингалиев, Руслан Фәизов, Илназ Әбделхәеров, Илһам Гыйниятуллин катнашты.
Үзләре ясаган модельләрне төгәллеккә дә, тизлеккә дә сынадылар. Резина ярдәмендә хәрәкәт итүче бу "автомобильләр" яхшы гына җилдерә. Алар электр двигателе белән эшләүче автомобиль модельләрен дә күрсәтте.
- Бу түгәрәккә без ул ачылган көннән үк йөри башладык. Җитәкчебез Рифат Вәлиев башта автомобиль модельләренең төзелеше, аларны ясау схемалары белән таныштырды. Дәресләрдән соң көн саен монда ашыгабыз. Түгәрәктә шөгыльләнү бик мавыктыргыч, безгә ошый. Физика, математика фәннәрен яхшы белү сорала. Чөнки һәр детальне билгеле үлчәмдә ясарга, автомобиль хәрәкәтләнсен өчен электр двигателен дөрес җыярга кирәк. Үз кулларың белән ясаган модельләрнең хәрәкәт итүен карап тору горурлык хисләре уята, - ди егетләр.
Бәйгедә самолет модельләре ясау түгәрәгендә шөгыльләнүчеләр дә осталыкларын күрсәтте. Егетләр җитәкчеләре Максим Смелов белән бергә самолет модельләрен очыртып та күрсәтте. Судно модельләре дә шәп килеп чыккан. Араларында иң остасы Ранил Мингалиев булып чыкты. Илһам Гыйниятуллин белән Илназ Әбделхәеров - икенче-өченче урыннарда. Электр двигателе белән хәрәкәтләнүче автомодельләр бәйгесендә ике генә укучы катнашты. Чөнки мондый модельләр ясау һәркемгә дә бирелми. Аның өчен физика, математика белән дус булырга, төрле эш кораллары белән төгәл эшли белергә кирәк. Руслан Фәизов ясаган модельне иң яхшысы дип таптылар. Икенче урынны Илһам Гыйниятуллин яулады.
Резина белән хәрәкәтләнүче авиамодельләр ясаучылар бәйгесендә Олы Кайбыч урта мәктәбендә белем алучы егетләр генә катнашты. Жюри әгъзалары самолетларның төгәл, тиз очуына бәя бирде. Анда Ришат Низаметдиновка уңыш елмайды. Ислам Юнысов белән Илназ Абдуллин икенче-өченче урыннарны бүлеште.
Электр двигателе белән эшләүче суднолар модельләрен ясаучы егетләр эшенә бәя биргәндә, жюри җиңүне бертавыштан Кошманнан Илнур Әхмәтшинга бирде. Җитәкчеләре Айдар Насретдинов белән берлектә җилкәнле корабль моделен ясаган ул. Икенче урынга Колаңгы төп мәктәбеннән Ильмир Мостафин (җитәкчесе Юрий Дунаев) лаек булды. Зур Подберезье мәктәбеннән Виталий Феклин (җитәкчесе Галина Карлина) өченче урынга чыкты.
- Безнең Кошман мәктәбендә дә узган елның октябреннән судно модельләре түгәрәге эшли башлады. Җитәкчебез Айдар абый безне күп нәрсәгә өйрәтте инде. Түгәрәккә 5-9 классларда укучы 12 малай йөри. Пәнҗешәмбе, җомга көннәрендә үз мәктәбебездә шөгыльләнәбез, кайвакыт Олы Кайбычтагы "ЭКО" га да киләбез. Анда төрле детальләр ясау, агач эшкәртү өчен мөмкинлекләр күбрәк, - диде Кошман мәктәбе укучысы Илнур Әхмәтшин.
Модельләр ясау буенча республика бәйгесенең район этабы җиңүчеләре билгеле. Исәпләре - март-июнь айларында республика күләмендә үтәчәк бәйгедә дә сынатмау.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев