Кайбыч үзәк сырхауханәсе шәфкать туташлары һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп узды
Баш врач Газимагомед Магомедов актлар залына җыелган шәфкать ияләрен Халыкара шәфкать туташлары көне белән кайнар котлады.
Бүгенге көндә районда 114 шәфкать туташы авыруларны дәвалауга үз өлешен кертә. Халыкның медицина ярдәме күрсәтүдән канәгатьлеге буенча безнең сырхауханәнең республика буенча беренче урынны яулавында да аларның өлеше саллы. Тантанада коллектив үзешчәннәре концерт куйды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев