Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбычка ФСБ хезмәткәрләре килде

Кайбыч - милләтләр дуслыгы чәчәк атучы район. Бу дуслык алга таба да шулай дәвам итсен иде. Барыбызны да хафага салган халыкара террорчылык һәм экстремистик күренешләр яссылыгында бу аеруча мөһим.

Террорчылыкка каршы комиссиянең чираттагы утырышында сүз профилактика чаралары хакында барды. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, район прокуроры Руслан Заһретдинов, Россия Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенең Яшел Үзәндәге бүлеге начальнигы Анатолий Григорьев, идарәнең өлкән оперуполномоченные Ирек Шәехов һәм хокук сакчылары, оешма-предприятиеләр җитәкчеләре катнашында узган бу утырышта сүз әлеге ямьсез күренешне бездә булдырмау, халык иминлеген тәэмин итү хакында барды. "Кайбыч" полициясе начальнигы Рушан Хуҗин үз чыгышында безнең республикада күзәтелгән экстремистик характердагы вакыйгаларга тукталды. Тыныч Татарстанда да ара-тирә шундый күренешләр күзәтелүе барыбыздан уяулык, саклык таләп итә. Чистай, Яңа Чишмә, Мамадыш, Балык Бистәсе районнарында иман йортларын яндыру фактлары террорчылык дип бәяләнгән. Бу - экстремистик оешмаларның безнең тынычлыгыбызны бозуга юнәлдерелгән бер адымы. Узган елның 27, 30 сентябрендә тыелган халыкара террорчылык дини оешма әгъзаларының республикадагы кайбер мәчетләрдә халык белән очрашулары, пикетлар оештырулары, листовкалар таратулары, күпер, юлларда плакат, баннерлар урнаштырулары ачыкланган. Тикшерү барышында полиция хезмәткәрләре меңнән артык листовкаларын юк иткән, баннер, плакатлары да алынган. Былтыр күрше районнарның берсендәге мәдрәсәдә экстремизм билгеләре булган аноним хат табылган, икенчесендәге мәчеттә сәдака тартмасына кемдер шундый хат салып калдырган. Шуңа да Кайбычтагы полиция хезмәткәрләре мондый фактларның район территориясенә үтеп кермәве өчен тырыша, төрле чаралар күрә. Әмма халык уяулыгы да кирәк. Кайбыч районына кайтучы чит ил кешеләре, шулай ук гражданлыгы булмаучыларны теркәгәндә аерым тикшерүләр үткәрелә. Традицион булмаган дини карашлы кешеләрне ачыклау, шулай ук китапханәләргә экстремистик әдәбият кертүгә юл куймау буенча да максатчан эш алып барыла. Халык күп йөри торган оешмаларда иминлекне тәэмин итү буенча тикшерүләр уздырыла. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин әйткәнчә, бер генә дин дә террорчылык белән янәшә була алмый. Ул шулай ук дәвалау учреждениеләренә көн дәвамында бик күп кешеләрнең мөрәҗәгать итүен күздә тотып, кемнәр керүен исәпкә алып бару тәкъдимен җиткерде, мәктәпләрдә дежур торуны тиешле дәрәҗәдә оештыруны таләп итте. Августта районда эшли башлаячак дини лагерьда йөрүче балаларга Казан шәкертләре сабак бирәчәк. Ул шәкертләрне дә тикшереп алачаклар. Ябалак мәчете имамы Раил Галәвов шул турыда сөйләде.

ФСБ хезмәткәре Анатолий Григорьев үз чыгышында:

- Татарстанга чит төбәкләрдән килүчеләргә юл ачык, әмма чит ил кешеләре безнең законнарны хөрмәт итәргә тиеш. Шулай ук халыкны борчучы проблемаларны да үзвакытында хәл итү мөһим. Әллә ничә тапкыр җитәкче ишеген шакып та җавап таба алмаучыларның хакимияткә ышанычы кими. Андыйлар, берләшеп, митингларга чыгалар, ә бу исә Украинадагы кебек чуалышларга китерергә мөмкин, - диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычка ФСБ хезмәткәрләре килде