Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбычка Украина кешеләре кайта башлады

Һавада очып барган самолетның көчле тавышы күңелгә шом салды. Гүя хәзер менә-менә тәрәзәләр коелып төшәр кебек. Кайдадыр, чыннан да, сугыш бара - снарядлар шартлый, кешеләр һәлак була...

Россиянең башка шәһәрләренә кайткан кебек, Татарстанга да Украина халкы күченеп кайта. Кайсылары, дөньялар тынычланыр да, иртәме-соңмы ватаныбызга әйләнеп кайтырбыз дип өметләнә. Россия Федерациясе гражданлыгын алып, биредә тормышны яңабаштан корырга карар кылучылар да бар. Андыйлар аз түгел. Николай Мова Мәлки авылына 2 июльдә кайтып төшә. Моңарчы Украинаның Кырым белән чиктәш Херсон өлкәсе Чонгар авылында яшәгәннәр. Николай сөйләгәнчә, авылда ике меңгә якын кеше яши. Аның да, бөтен кешенеке кебек, даими эше булмаган. Иртә яздан кара көзгә кадәр Мәскәү - Симферополь автомобиль трассасына терәлеп торган базарда сату иткән. Шул чорда эшләп алган акча кыш чыгарга да җиткән.

Хәрби чуалышлар башлангач, Мовалар гаиләсе туган җирләрен ташлап чыгып китәргә мәҗбүр булган.

- Без яшәгән җирдә сугыш булмады-булуын, шулай да хәрбиләр күп иде. Авыл эченнән танклар, БТРлар йөрде, бөтен җиргә блокпостлар куелды. Төннәрен һавага яктырткыч ракеталар җибәрәләр иде, - дип сөйли Николай. - Бездән ерак түгел Джанкой дип аталган Кырым шәһәре бар. Анда яшәүчеләр төрле фикердә: кайсылары Көнбатыш Украинаны яклый, кайсыберләре -Россия ягында. Мовалар гаиләсе бирегә юкка гына кайтып төшмәгән. Мәлкидә Николайның әнисе ягыннан туганнары - әнисенең бертуган сеңлесе Нина Бичарина гомер итә. Килгән шәпкә Николай улы белән бергә ике атна Нина һәм Александр гаиләсендә яшәгән. Аларны биредә җылы каршы алганнар. Инде өлкән яшьтә булсалар да, туганнары аларга булдыра алганча булышып тора.

- Берничә көн элек Николай улы Андрей белән бергә Соравылга күчте. Анда туганнарының өе буш. Аларга тиз арада ут сузып биргәннәр, газ мәсьәләсен дә хәл иткәннәр. Менә шулай әкрен-әкрен җайлашалар, - ди Александр Бичарин, күчеп кайткан туганнарын үз балаларыдай кайгыртып.

Украинадан кадәр күченеп кайтасы бер дә җиңел эш түгел, үзең белән күп әйбер алып булмый. Юлы да гаять озын булып чыккан - Кырым, Краснодар аша кайтырга туры килгән.

- Донецкидан һәр төнне китүчеләр белән шыгрым тулы 5-6 автобус кузгала иде, - ди Николай. - Чик аша узганда безгә 90 көнгә миграцион карта бирделәр. Без монда төпләнергә дип кайттык. Миңа инде Иске Тәрбиттә эретеп ябыштыручы булып эшләргә тәкъдим иттеләр.

Улы тугызынчы сыйныфка укырга бара икән.

- Кайда яхшырак соң? - дип сорыйм Андрейдан.

- Билгеле инде, биредә, - дип җавап бирә ул.

Туган илеңне сагынасыңмы, дип сорагач, юк дип җавап бирсә дә, күзләре киресен сөйли...

Андрейга озакламый 16 яшь тула һәм ул, Украина законнары буенча, паспорт алырга тиеш була. Татарстанда Россия федераль миграция хезмәте идарәсенең Кайбыч районындагы территориаль пункты начальнигы Фәния Кәлимуллина аңлатуынча, яшүсмергә паспортны Украинаның Россиядәге вәкиллеге аша алырга мөмкин булачак. Ә инде район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Украинадан кайтучыларга ярдәм күрсәтеләчәген билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычка Украмна кешеләре кайта башлады