Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбычлылар балалар бакчасында экономияләргә җыенмый

Агымдагы елның 1 гыйнвары ата-аналар өчен тагын бер яңалык алып килде: республикада балалар бакчасы өчен түләү якынча 12 процентка артты.

Түләү артты дип, ул-кызын балалар бакчасына йөртүдән туктаучылар юк, анысы. Эшкә барганда юлым көн саен Олы Кайбычтагы "Миләшкәй" балалар бакчасы яныннан уза. Иртәнге сәгатьләрдә монда автопарк тирәсе диярсең: берсеннән-берсе купшы машиналардан әти-әниләре белән бергә балалар төшә. Җәяүлеләргә бу машина агымын ерып бару кыенгарак та туры килә. Көндез тыныч булса, кич белән тагын шул хәл кабатлана. Элек балалар бакчасының ишек төбе чаналар белән тула торган иде, хәзер сабыен чанага утыртып, өшемәсен дип, шәлгә төреп килүчеләрнең эзе дә юк, булса да, бармак белән генә санарлык. Балаларын җитәкләп килүчеләр дә сирәк күренә. Моның белән халыкның тормыш дәрәҗәсе елдан-ел яхшыра бара дип әйтмәкче булам. Әле шушы көннәрдә бер авылга баргач, утыз биш яшьләр тирәсендәге бер әти зарланып торган иде, янәсе улын бакчага йөртү ике мең сумнан артып китә, болай булса, алга таба өйдә әбисе белән генә утырыр инде дип. Кулында тәмәке үзенең, төтененә буылып, йөткереп тә ала. Аена ничә сумлык тәмәке тартасың соң, дип сорыйм. "Кем санаган инде аны, ләкин акча күп бетә, мин тарта торганы хәзер 55 сумга җиткән, кайсы көнне ике пачка да алырга туры килә", - ди бу. "Тәмәкеңне ташласаң, шул акчаң улыңны балалар бакчасына йөртү өчен җитә түгелме соң?", - дигәч, ул, бик мескен кыяфәт чыгарып, миңа карап куйды. Моңа әле аракы, сырага тоткан акчаны да кертсәң... Болардан организмга күпме зыян, югыйсә. Ә балалар өчен акчаны кызганмаска, киресенчә, бөтен юлын табып, аларга яхшы тәрбия, белем бирергә кирәк. Бу безгә аннары меңе белән кайтачак.

Гыйнвардан балалар бакчасы өчен түләү артачагы һәм компенсация алу мөмкинлеге турында, мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Шакиров әйтеп узганча, декабрьдә барлык ата-аналарга да җыелышта хәбәр иткәннәр.

- Бу арту мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләрен финанслау чыгымнары, азык-төлеккә бәяләр күтәрелүгә бәйле, - диде ул. - Баланы бакчага йөртү чыгымнарының иң зур өлешен - 70 проценттан күбрәген Хөкүмәт үз өстенә ала, ә ата-аналар түләве 27 процент тирәсе тәшкил итә. Бер баланы ай буена бакчада йөртү уртача 8 мең сумга төшә.

Түләү ата-аналар кесәсенә сугамы соң?

- Ике улым да балалар бакчасына бик яратып йөриләр, укырга-язарга өйрәнәләр, җырга осталыклары ачылды. Тәрбиячеләре дә әйбәт. Балалар бакчасына түләү арты дип, баланы болардан мәхрүм итеп булмый бит инде. Акча була да, бетә ул. Үзебез көнозын эштә, ә улларыбыз өчен күңелебез тыныч, - диде Олы Кайбычтан Марина Русова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычлылар балалар бакчасында экономияләргә җыенмый