Кайбычлылар язгы кыр эшләренә әзер
Язгы кыр эшләрендә катнашачак техниканың әзерлеген тикшерү максатында Кайбычка килгән Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре игенчеләр хезмәтенә югары бәя бирде.
Әзерлекнең тиешенчә булуы аңлашыла да, игенче-механизаторлар урып-җыю эшләре төгәлләнүгә үк техникаларын ремонтлап кышкы саклыкка куйган иде. Язын аларны тагын бер кат күздән кичерделәр. Механизаторлар хезмәтенә бәяне Наил Гобәйдуллин рәислегендәге жюри - министрлык, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре куйды. Алар машина-трактор паркларындагы тәртип, техника куркынычсызлыгы таләпләре үтәлүе, чәчү әйләнеше, механизаторларның хезмәт хакы, чәчүлек орлыкның сыйфаты, минераль ашламалар, ягулык- майлау материаллары белән тәэмин ителешне дә исәпкә алды.
Үзара тикшерү "Яңа юл" хуҗалыгының машина-трактор паркыннан башланды. Хуҗалык җитәкчесе Рамил Тимершин әйтүенчә, алар кыр эшләренә бүгеннән чыгарга әзер. Агрегатларга механизаторлар билгеләнгән, ремонт бригадасы бар, чәчүлек орлыклары да җитәрлек.
"Ак Барс Кайбыч-1" җәмгыятендә булган барлык техника Мөрәле филиалындагы машина-трактор паркына тупланган. Җәмгыять белән әле быел гына җитәкчелек итә башлаган Рамил Каюмов әйтеп узганча, техниканы ремонтлау, комплектлауга февральдә керешкәннәр һәм өлгергәннәр. Читтән механизаторлар, чәчүчеләр эшкә җәлеп ителми, үз кадрлары җитешә. Ремонтчылар бригадасы да заманча эш кораллары белән эшли.
"Ак Барс Кайбыч-2" җәмгыятенең Багай филиалында да механизаторлар хезмәте өчен барлык уңайлыклар тудырылган. Монда да техника комплектланып, әзерлек сызыгына куелган. "Подберезье" җәмгыятендә дә башка елларга караганда кыр эшләренә әзерлеккә җитди караганнар, механизаторларның да күңелләре көр. Әмма кимчелекләре бар әле. Кыр эшләренә кадәр барысы да тәртиптә булачак, дип ышандырды хуҗалык җитәкчесе Анатолий Яшин.
"Ак Барс Кайбыч-3" җәмгыяте үзара тикшерү вакытында ел саен диярлек беренче урынны яулап килде. Быел да сынатмаганнар.
- Хезмәтем буенча миңа күп районнарда булырга туры килә. Кичә генә Кама Тамагы хуҗалыкларында үзара тикшерү үткәрдек. Иделаръягы зонасы районнары арасында язгы кыр эшләренә әзерлеккә килгәндә, Кайбыч барысыннан да өстенрәк тора. Төгәлрәк әйтсәк, кайбычлылар бүгеннән кырга чыгарга әзер. Булдырасыз! Кыр эшләрен сыйфатлы итеп, бәла- казаларсыз башкарып чыгуыгызга ышанам, - диде комиссия рәисе Наил Гобәйдуллин.
Үзара тикшерү нәтиҗәләре буенча "Ак Барс Кайбыч" җәмгыятенең өч филиалына да кырыгар балл куелды. "Яңа юл", Зур Колаңгы, "Подберезье" хуҗалыклары эшен 39,5 әр балл белән бәяләделәр. Тулаем алганда районга 40 мөмкинлектән 39, 75 балл куелды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев