Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбычлыларга ничек котыру чире корбаны булмаска

Кышын, аеруча гыйнвар аенда, кыргый җанварларның котыру очраклары арта. Бу чир йорттагы терлекләргә, бигрәк тә мөгезле эре терлеккә күчәргә мөмкин. Кайбыч ветеринария берләшмәсе шундый ике очракны теркәде. Бу нинди чир соң? Аның симптомнарын, ничек узуын һәрберебез белеп торырга тиеш.

Кайбыч районындагы бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте җитәкчесе Радик Хәкимҗанов бу куркыныч чир, аның билгеләре һәм аннан ничек сакланырга кирәклеге турында сөйләде.

- Котыру чире - үзәк нерв системасын зарарлый торган вируслы авыру. Аны йоктырган терлек, һичшиксез, үлә. Бу чир кыргый, шулай ук йорттагы хайваннарга, авыл хуҗалыгы тармагындагы терлекләргә йогарга мөмкин. Вирус чыганагы булып, төлке һәм енотлар санала. Бигрәк тә хуҗасыз эт һәм мәчеләр куркыныч.

Терлекнең яисә җәнлекнең авыру икәнлеген ничек белергә?

Котыру чире йоктырган этләр үзен бик ярсу яисә, киресенчә, бик тыныч тота. Беренче очракта ул тынычсызлана, кереп качыр урын эзли. Ашамый, яисә ят әйберләрне (таш, таяк) ашарга омтыла,тавышы карлыга, селәгәе ага, агрессив була. Ул хайваннарга, кешеләргә ташлана, тешли. Тора-бара параличланып, һәлак була. Авыру тыныч формада узса, бөтенләй ашамый, теле асылынып төшә, аяклары хәлсезләнә, эт параличлана һәм үлә, агрессивлык күзәтелми.

Мәчеләрдә дә, нигездә, шундый ук симптомнар күзәтелә. Ләкин алар күпкә агрессиврак була. Хайваннарга һәм кешеләргә ташланалар, тешлиләр. Кыргый хайваннарда кешедән курку хисе югала. Торак пунктларга килеп, һөҗүм итәләр. Белеп торыгыз: әгәр кыргый җәнлек кешедән курыкмый икән, ул һичшиксез, чирле дигән сүз.

Вирус чирле җәнлекнең селәгәе аша эләгә. Әгәр сезне шундый җәнлек-җанвар тешләсә, яисә селәгәе тисә, ул урынны сабын белән яхшылап юарга һәм тиз арада махсус прививка ясату өчен, травматология пунктына барырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычлыларга ничек котыру чире корбаны булмаска