Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбычлыларның теләге бер: хәтер йомгагы тынычлыкка өндәсен

22 июнь-Хәтер һәм кайгы көнендә кайбычлылар ел саен яу кырында ятып калган каһарман якташларыбызның якты истәлегенә куелган һәйкәл янына җыела. Быел да оешма-предприятиеләр коллективлары, мәктәп укучылары, балалар бакчасына йөрүче сабыйлар һәйкәлгә веноклар, чәчәк бәйләмнәре салды.


Җәйнең кояшлы көнендә узган бу митингка килүчеләрнең барысы да, мөгаен, яу кырында ятып калган ата-бабаларын искә төшергәндер. Солдатларның бомбалар яңгыры астында салкын землянкаларда ятуы турындагы җырларны тыңлаганда, йөрәкнең иң нечкә кыллары сыкранып куйды. 2014 елның 22 июне безне тыныч ал таңнары белән каршы алды, ә ерак тарихта калган 1941 елның сугыш башланган бу көне тарих битләренә кара хәрефләр белән язылды.

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин район җитәкчелеге һәм шәхсән үз исеменнән фашистларны җиңүгә керткән җиңүчеләр буыны- Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәрнеә тирән рәхмәт сүзләрен җиткерде. Район ветераннар Советы рәисе Әлфия Закирова да, илдә һәрвакыт тынычлык булсын, Украинадагы чуалышларга нокта куелсын иде, дигән теләкләрен җиткереп:
-Сугыш җиле һәр гаиләгә диярлек кагылды. Әтием сугышка киткәндә миңа өч кенә яшь булган әле. 1945 елда беренче класска укырга кердем. Ә әти фронттан кайтмады... Сугыш кырында башларын салган якташларыбыз турындагы "Алар илгә Җиңү алып кайтты" дигән китапка аның исеме бөтенләй кертелмәгән иде. Андыйлар шактый булып чыкты. Хәзер шуларны барлау белән шөгыльләнәм,- диде.
Митинг тәмамланды. Шунда балалар бакчасына йөрүче кечкенә бер малай тәрбияче Рания апасыннан:
-Бүгенге Сабантуй бетте дә куйды, иртәгә дә барабызмы?- дип сорап куйды.
Тәрбияче аңа сугыш башланган көн бу дип аңлатып караса да, бала күңеле моны аңларга теләмәде. Сугышның ни икәнен дә белмичә, бәхетле булып үссеннәр алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычлыларның теләге бер: хәтер йомгагы тынычлыкка өндәсен