Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбычның алдынгы комбайнчыларына күчмә вымпеллар тапшырылды

Офыкларга кадәр җиткән иген басуын ярып килүче комбайннарны күзәтүе соклангыч күренеш. Куәтле кыр кораблары артыннан тигез юллар булып салам теземнәре сузылып кала. Теземнәр үзләре дә басу бизәге. Игенчеләрнең үз эшенең осталары булуы әллә каян күренеп тора: ашыкмыйлар, басуның үзенчәлеген исәпкә алып, үз җайлары белән киләләр. Гектарлар артыннан куудан мәгънә юк,...

Урак вакытында игенче-механизаторларның кадере тагын да арта. Хезмәтләре нәкъ менә шушы чорда лаеклырак бәяләнә түгелме икән әле?! Кызу кояш астында көне буе комбайн штурвалы артында утырган механизаторларны югарырак үрләргә рухландыру максатында бездә төрле чаралар күрелә.

Кояшның беренче нурлары белән уянып, эш көнен кояш сәгате белән көйләп иң күп ашлык суктыручыларга һәр ун көн саен вымпеллар, бүләкләр бирү - әнә шуларның берсе. "Ак Барс Кайбыч" җәмгыятенең беренче һәм икенче филиаллары алдынгыларына ("Заволжье", "Алтын кырлар") район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, үзе кырга килеп, Рәхмәт хатын, бүләкләрен тапшырды. Җәмгыять директорлары да үз бүләкләрен әзерләгән иде.

- Сез чын мәгънәсендә хезмәт Геройлары, - диде район башлыгы игенчеләрнең кулларын кысып. - Кайбыч игенчесе дигән исемне горур йөртәсез. Мин ышанам, мондый зур көч белән без игеннәрне вакытында җыеп алып, Ватан амбарларына озатырбыз.

Менә алар район буенча иң күп ашлык суктыручылар: "Заволжье"дан Айрат Сафиуллин ("Клаас-Тукано"), Илгиз Габитов ("Клаас-Мега"), "Алтын кырлар"дан Валерий Савельев ("Нью-Холланд"), Айнур Сафин ("Акрос"). Елның елына игеннәрдән мул уңыш алучы "Гөбенә"нең алдынгы комбайнчысы Леонид Батмановка бүләкне район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев тапшырды. Ул "Дон "комбайнчылары арасында беренче урында бара.

Бу комбайнчылары арасында иң яше - Иске Чәчкабтан Айнур Сафин.

- Кырга килеп бүләкләүләре минем өчен көтелмәгән шатлык булды. Дөресен генә әйткәндә, беренче урында булуымны белмәгән дә идем. Без бит беренчелек өчен ярышмыйбыз, икмәк язмышы өчен көрәшәбез, - диде ул.

Тәҗрибәле механизаторлар һәм яшьләр арасындагы буыннар бәйләнеше булганда Җир-Анабыз мул уңыш белән куандыруыннан туктамас.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычның алдынгы комбайнчыларына күчмә вымпеллар тапшырылды