Кайбычның батыр егетләре
Бу атнада илебез халкы Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итә. Күп еллар дәвамында «Совет Армиясе һәм Хәрби-диңгез флоты даны көне» дип йөртелгән бу бәйрәмнең исеме үзгәрсә дә, асылы шул ук кала.
Әлеге бәйрәмдә Ватаныбыз иминлеге сагында торган, илгә җиңү алып кайткан сугыш ветераннарын һәм Россия Кораллы Көчләре сафларында хезмәт итеп кайтучыларны, хәзерге көндә армиядә булучыларны гына түгел, гадәти көннәрдә дә батырлык үрнәге күрсәтергә әзер торучыларны да хөрмәтлибез.
Александр Платонов педагогик белем бирүче югары уку йортын тәмамлаган, 1994 елдан бирле эчке эшләр органнарында хезмәт итә. Олы Тәрбит авылында яшәүче полиция майоры, ике бала әтисен 2002 елда өч айга Чечняга җибәрәләр.
- Гудермеска җибәрәчәкләрен белгәч, димәк, шулай кирәк, дип кабул иттем. Без приказны тикшерергә түгел, ә төгәл үтәргә тиеш. Бәхетебезгә, безнең сменага чагыштырмача тынычрак чор туры килде. Татарстаннан килгән хокук сакчылары белән бергә Түбән Новгород өлкәсендәге хезмәттәшләребез дә иминлекне тәэмин итте, - диде ул.
Әлеге көннәрдән соң унике елдан артык вакыт узып киткән. Әйе, бүген барыбызда да диярлек кәрәзле телефоннар, айпад, планшетлар бар. Ә ул вакытта кәрәзле телефоннарның чыккан гына чагы була әле. Майор гаиләсенә, туганнарына шалтырату өчен күрше Дагыстан Республикасындагы сөйләшү пунктына барырга мәҗбүр булулары турында хәзер инде елмаеп искә ала.
Әңгәмәбезгә Мөрәле, Федоровское, Борындык авыл җирлекләренә хезмәт күрсәтүче участок уполномоченные, полициянең өлкән лейтенанты Александр Воробьев та кушылды:
- Мин үзем армия мәктәбен Тула һәм Орел шәһәрләрендә радиотелеграфист буларак уздым. Солдат шинелен салгач, эчке эшләр органына эшкә килдем. Ә Гудермеска 2003 елда эләктем, объектлар сакладык. Чечня Республикасы Президентын сайлаганда җирле халыкның иминлеген сакларга да туры килде.Төннәрен бик ерактан аткан тавышларга уяна идем. Әти-әнием минем өчен бик кайгырды. Чөнки игълан ителмәгән сугышта төрле хәлләр булуы мөмкин иде.
Александр хәзер тормыш иптәше Людмила белән ике бала үстерә, Олы Кайбычта бик матур итеп йорт төзеп чыктылар. Матур гаиләгә бар да соклана.
Ерак Көнчыгышта һава оборонасына каршы гаскәрләрдә чыныгу алган өлкән лейтенант Радик Бикчәнтәев Чечняга командировкасын гайре табигый хәл дип санамый. Гудерместа ярты ел ут эчендә хезмәт итүенә карамастан, "Минем өчен хезмәт вазифамны кайда үтүнең аермасы юк. Без анда бурычыбызны үтәдек," - диде ул. Полиция майоры Виктор Конновны 2012 елда башта Гудермеска, аннан соң Дагыстанның Ленинакент шәһәренә җибәрәләр.
- Туганнарым белән телефон аша аралашып тордык. Минем өчен борчылуларын бер дә сиздермәделәр, кайткач кына әйттеләр. Чит җирләрдә бергә хезмәт иткән хезмәттәшләр белән элемтәләрне әле дә өзмибез, - диде ул.
«Кайбыч» полициясе бүлекчәсендә кайнар нокталарда хезмәт иткән башка хезмәткәрләр дә бар әле. Аларның барысы да рәхмәт сүзләренә генә лаек. Бу коллектив халык иминлеген тәэмин итүдә нәтиҗәле эш алып бара.
"Кавказда хезмәт иткәне өчен", "Россия өчен", "Бурычына тугрылыгы өчен" күкрәк билгеләренә лаек булган бу егетләр бүген безнең иминлекне кайгырта. Батырлык үрнәге күрсәтергә әзер алар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев