Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбычның чаңгы юллары

Сочида XXII кышкы Олимпиада барган көннәрдә илебез халкы спортчыларыбыз өчен җан ата. Аларга теләктәшлек иткәндәй, узган якшәмбедә Кайбыч халкы да "Россиянең чаңгы юллары" дигән массакүләм спорт ярышында катнашты.

1982 елдан бирле үт­кә­релүче әлеге ярыш Кайбычта да ел саен бәйрәм төсе ала. Әнә быел да ял паркына чаңгычылар күп җыелган. Һәр елдагыча иң зур күпчелекне мәктәп укучылары тәшкил итә. Район үзәгендәге оешма, предприятие, учреждение хезмәткәрләре дә чаңгыга баскан. Ял паркына чаңгычыларны карарга болай гына - тамашачы буларак килүчеләр дә шактый.

Бу көнне ярышларда, авыл җирлекләрен дә кертеп, барлыгы 1800 дән артык, шул исәптән Олы Кайбычтан 250 укучы, оешма, учреждение­ләрдән иллеләп кеше катнашты. Спорт бәйрә­мен­дә катнашучылар өчен Мәлки авыл кулланучылар җәмгыяте, "Кайбыч кооператоры" азык- тө­лек, шашлык, кайнар чәй сатуны оештырган иде. Мәдәният хезмәткәрләре дә ярыштан читтә калмаган. Чаңгычылар арасында пенсия яшен­дә­геләр дә шактый иде.

- Җитмеш биш яшькә якынлашып килсәм дә, көн саен чаңгыда берничә чакрым араны әйлә­неп кайтам. "Россиянең чаңгы юллары" ярышында да һәр елны теләп катнашам, аны көтеп алам. Хәзер яшьләрнең күбесе компьютер яныннан китә алмый. Без малай чакта телевизор да юк иде. Шуңа физик хез­мәт бе­лән чыныгып үстек, - ди хезмәт ветераны Альберт Ярхәмов.

Чаңгы ярышын һәр елдагыча Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктә­бенең башлангыч класс укучылары башлап җи­бәр­де. Беренче класс малайлары арасында Альберт аганың оныгы Илназ Хафизов беренче килде. Димәк, бабасы кебек спортны яратып үсә. Кызлардан Раилә Садыйкова беренче булды.

Укучылар арасында һәр класстан җиңүчеләр ачыкланды. Башка еллардан аермалы буларак, быел биредә Зур Урсак, Федоровское авылларыннан да укучылар катнашты. Урсаклылардан 11 класс укучысы Алмаз Нуриев, көндәш­лә­рен ярты чакрымга кадәр артта калдырып, финиш сызыгын беренче булып үтте. Шул ук мәктәптән Язилә Сираева да сынатмады, үз яшьтәшләре арасында җиңүгә иреште.

- Бу ярышта икенче тапкыр катнашуым. Чаңгыда шуарга яратам. Салкын көннәрдә дә чаңгыда шуудан туктамадым, - ди Язилә.

Барлык җиңүчеләргә Мак­­­тау кәгазьләре, истәлекле медальләр тапшырылды. Укучыларга Яшел Үзән шәһәрендә яшәүче якташыбыз Рә­шит Ярхәмов акчалата бүләкләр әзер­ләгән. Хәй­риячелек - аның кү­ңел халәте. Районда ярышларда даими спонсорлык ярдәме күрсәтеп килә. Кайбыч укучылары сәла­мәт яшәү рәвеше алып барсын, яман гадәтләр­дән чит­тә торсын дип тырыша ул.

Альберт аганың кызы - банкир Илсөя Хафизова да чаңгычылар арасында. Башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров, банкирларның тагын берсе - Юрий Канашов, җир һәм милек мөнә­сә­бәтләре палатасы җитәкчесе Ольга Макарова һәм башка җитәкчеләр дә коллективлары белән чаңгыга баскан.

Оешмалар хезмәткәрләре арасында "Кайбыч" по­ли­ция бүлекчәсеннән Фән­нүр Хикмәтуллин, хатын-кызлар арасында Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбеннән Гөлинә Габдрахманова финиш сызыгын беренче булып үтте. Лаеклы ялдагылар арасында Альберт Ярхәмов белән Мәдинә Закирова иң җитезләре булды. Бу көнне ял паркына килүчеләр кышкы саф һавада рәхәт­ләнеп ял итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычның чаңгы юллары