«Кайбычны чәчәк атучы төбәк итү өчен тырышам»
Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның вазифасына керешүенә йөз көн узды. Шушы кыска гына вакыт эчендә күзәтелгән барлык үзгәрешләрне без аның исеме белән бәйлибез. Авылларда газета укучыларыбыз да яңа җитәкченең киләчәккә планнары, уй-хыяллары белән кызыксына, теләк-тәкъдимнәрен җиткерә. Моның шулай булуы аңлашыла да, Альберт Илгизәрович шәхес, белгеч, җитәкче буларак безнең күз...
- Альберт Илгизәрович, бу стратегияне инфраструктура үсеше, инвестицияләр кертү, нәтиҗәле социаль сәясәттән башка тормышка ашыру мөмкин түгел. Гади тел белән әйткәндә, авыл кешеләрен производствоны җайга салу, социаль проблемаларны хәл итәргә мөмкинлек бирүче инновацион потенциал, юллар мәсьәләсе кызыксындыра. Бу һәркем файдалана алырдай югары технологияле медицина, сыйфатлы мәгариф, уңайлы торак, транспорт хезмәтләре, эш урыннары, төрле программалардан файдалану мөмкинлеге, кече һәм урта бизнес өчен шартлар тудыру, мәдәни тормышны җанландыруны күздә тота. Бүген район территориясе зур төзелеш мәйданын хәтерләтә, бу кадәр инвестицияләр каян килә?
- ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, федераль һәм республика программалары ярдәме белән без социаль яктан мөһим булган яңа объектлар төзү һәм булганнарын ремонтлауга инвестицияләр җәлеп итә алдык. Мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният учреждениеләрендә төзелеш тулы куәткә бара. Президент белән эшлекле очрашу вакытында райондагы тузган хәлдәге тагын бер мәктәпне капиталь ремонт программасына кертү мәсьәләсен хәл иттек. Сүз Мәлки төп мәктәбе турында бара. Олы Кайбычтагы "Миләшкәй" балалар бакчасын капиталь төзекләндерүгә дә акча бүлеп бирелде. Анда түбә, тәрәзә, идән, ишекләрне, санузелны алыштырырга кирәк. Хуҗа Хәсәндәге балалар бакчасына да ремонт үткәрү мәсьәләсе хәл ителә, биредә мәктәпкәчә яшьтәге балаларның артуы күзәтелә. Олы Кайбычта күпфункциональ спорт комплексы төзелеше проекты да тормышка ашырылачак. Районның үзенчәлекләреннән чыгып, без бассейн һәм спорт залы булган спорт комплексы төзү турындагы фикергә килдек. Проектның смета бәясе - 120 миллион сум. Спорт комплексын тоту өчен елына 10 миллион сум акча таләп ителә. Чыгымнарның 50 процентын ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы күтәрә, ә калган өлеше муниципаль берәмлек җилкәсенә төшә. Бу чыгымнар үз-үзен аклар дип ышанам. Кызганычка каршы, безнең районда бүгенге көнгә кадәр заманча стандартларга җавап бирүче, волейбол, баскетбол буенча район ярышлары үткәргәндә бар кешене дә сыйдыра алырдай бер генә спорт залы да юк. Зур Подберезье урта гомумбелем бирү мәктәбендәге капиталь ремонт та 50гә 50 финанслана. Республика программасы кысаларында мәктәпкә 4,1 миллион сум акча бирелде, җирле бюджеттан да фасад һәм икенче каттагы коридорны ремонтлау - идән, ишекләрне алыштыру өчен шулкадәр күләмдә акча бүленәчәк. Мәлки авылындагы күпфункциональ клуб төзелеше Президентның аерым контролендә. Аны быел файдалануга тапшыру күздә тотыла, Мөрәле клубын ремонтлауга акча бүлеп бирү мәсьәләсе дә уңай хәл ителде, ремонттан соң анда авыл җирлеге Советы, фельдшер-акушерлык пункты күчәчәк. "Ак Барс" Банк ААҖ идарәсе рәисе Роберт Миңнегалиев Чүти клубын төзекләндерүгә алты миллион сум акча бирде. Бу сумма эчке инженерлык челтәрен ремонтлауга тотылачак. Программа болар белән генә төгәлләнми, алдагы елларда аның кысаларында Колаңгы, Иске Тәрбит, Надеждинода клублар төзеләчәк. Район үзәк сырхауханәсендә дә төзекләндерү дәвам итә. Татарстан Президенты, авыруларны кабул итү-диагностика үзәген ремонтлау өчен каралган акчага өстәп, сырхауханә ремонтына 25 миллион сум бирде. Бу акчалар быел тулысынча файдаланылырга тиеш. Район балалар сәнгать мәктәбе, ветеринария берләшмәсе, Олы Кайбыч мәктәпләре дә яңартыла. Объектлар төзелеше һәм ремонтына, шул исәптән юллар төзелеше һәм төзекләндерүгә бирелгән сумма 820 миллион сум тәшкил итә.
- Иң мөһим мәсьәләләрнең берсе - юллар проблемасын кузгаттык. Бу хакта тулырак сөйләсәгез иде.
- Юллар турында гына түгел, халыкка транспорт хезмәте күрсәтүне яхшырту, район авыллары арасында автобуслар йөртүне җайга салу турында да әйтеп узарга кирәк. Бу структура иң өстенлеклесе, яңартуны таләп итә. Чөнки ул федераль, республика, муниципаль әһәмияттәге, авыл эчендәге юллар төзелеше, ремонтны үз эченә ала. Юллар - безнең яшәешебез ул. Эре торак пунктларны да, кечкенә авылларны да игътибар үзәгендә тотарга кирәк. Безнең планда - Уланово-Каратун юнәлешендә Апасның Биябашыннан Ябалакка, Бушанча, Надеждинога каты өслекле юл төзү, Морза Бәрлебашын Бәрлебашы белән тоташтыру, Олы Кайбычтагы юлга тулы реконструкция үткәрү. Бүгенге көндә "Вираж +" эшчеләре Соравыл, Зур Урсак, Иске Чәчкаб, Зур Подберезье, Арыслан, Кече Кайбыч авылларына вак таш өслекле юл сала, "Кайбычагрохимсервис" ААҖ Федоровское, Колаңгы, Мөрәле, Ульянково, Кошман, Кече Мәме урамнарында шул эшне алып бара. Бу торак пунктлардан район үзәгенә кадәр автобус маршрутлары ачарга мөмкинлек бирәчәк. Әлеге мәсьәлә аеруча актуаль, Буа АТПсы, пассажирлар аз булу сәбәпле, безнең маршрутлардан үз автобусларын алган иде. Без хәзер Иске Тәрбит - Олы Кайбыч юнәлешендә маршрут ачтык, Шуширмә - Олы Кайбыч маршрутында пассажирлар ташу өчен эшмәкәр Ибатуллинга бер Газель машинасы бирдек. Район үзәгендә җирле бюджет акчасына автовокзал төзү планлаштырыла.
- Район активы, авыл җирлекләре башлыклары белән очрашулар вакытында сез санитар чисталык мәсьәләсенә аеруча зур игътибар бирәсез. Чынлап та, борчылырлык проблема. Ул хакта безнең газетада да еш языла. Бу, беренчедән, гражданнарның культурасын күрсәтсә, икенчедән торак-коммуналь хуҗалыгы эшчәнлеген дә бәяли. Әлеге юнәлештә алга китеш бармы?
- Чынлап та, торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә тәртип булдырырга кирәк. Без бу турыда уйлыйбыз һәм конкрет чаралар күрәбез. Безнең муниципаль берәмлек - республикада калдыкларны эшкәртү һәм юкка чыгару полигоны булмаган бердәнбер район. Аның төзелеше башланган, әмма тәмамланмаган. Быел бу максатка бүлеп бирелгән 25 миллионның өч миллионын кулланачакбыз, объектны икенче елга тапшырырга планлаштырабыз. Монда сүз техника һәм җиһазлар сатып алу турында гына түгел, ә тармакны тамырдан яңарту турында бара. Бүген торак-коммуналь хуҗалыкның яңа административ бинасын төзүгә керештек, ул хәзергә Совет заманындагы кечкенә АЗС бинасына урнашкан. Халыкка сыйфатлы хезмәт күрсәтү өчен тармакка йөз белән борылырга кирәк. Культурага килгәндә шуны әйтәсе килә: район үзәгендә терлекләрен урамда йөртүчеләр белән катгый көрәш дәвам итә. Хәзер капка төбендә кычыткан, алабута үстерүчеләр белән аңлату эшләре алып барабыз. Актанышта, мәсәлән, тирә-юнь гөлбакчага әйләнгән. Киләчәктә бездә дә шулай булсын өчен тырышам. Кайбычны чәчәк атучы матур төбәк итеп күрәсем килә.
- Бу кадәр эш-гамәлләрне тормышка ашыру өчен, өстән ярдәм көтеп дөнья күрү - искелек билгесе, үзебезгә дә акча эшләргә өйрәнергә кирәк. Җирле бюджетны тулыландыруда агросәнәгатьне үстерү буенча планнарыгыз белән уртаклашсагыз иде.
- Безнең районда икътисадның нигезен авыл хуҗалыгы тәшкил итә. Кайбыч муниципаль районының финанс яктан ныклылыгын тәэмин итү өчен яңа эш урыннары булдырырга һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре, производствоны тагын да нәтиҗәлерәк итү юлларын табарга кирәк. "Садриев", "Бакчачы" җәмгыятьләрен "Ак Барс" агрохолдингы составына кертүебезнең дә максаты шул. Салымнар, Пенсия фондына бурычлары булган барлык рентабельсез хуҗалыкларны шундый язмыш көтә. Шәхси эшмәкәрлек өлкәсендә дә резервлар җитәрлек. Беренче карашка гына алар бездә аз кебек тоела, документларга карасаң, 500дән артып китә. Араларында еллар буена салымнар түләмәгәннәре дә бар. Әмма без аларны Россия законнары нигезендә ачыклыйбыз һәм "Салымнарыңны түлә дә, тынычлап йокла" принцибы белән яшәүләрен таләп итәбез. Түләнмәгән салымнар яшь гаиләләр өчен төзелми калган йортлар, сырхауханә, балалар бакчалары, юллар ул. Ябалактагы кирпеч заводында производство цехлары ачу өчен дә инвесторлар эзлибез. "Россия имәнлекләре" Федераль фәнни-производство проектыннан да өстәмә инвестицияләр алачакбыз, аның бәясе - 500 миллион сум. Проектны 2013 елда Кайбыч махсус орлыкчылык урман хуҗалыгы базасында гамәлгә ашыра башлау күздә тотыла. "Ак Барс" агрохолдингы Колаңгы ашлык кабул итү предприятиесе базасында 25 мең тонна ашлык сыйдырышлы элеватор (элек 60 тонна гына кабул итә ала иде) төзелешен инвестицияләргә әзер. Проект 500 миллион сумга исәпләнгән. Төзелеш башланды инде. Барлыгы 1200 баш савым сыерына исәпләнгән сөтчелек комплексы төзү дә планда. Гаилә фермалары оештыручыларга юл ачык. Боларның барысы да производствоны үстерүгә этәргеч бирәчәк. Ә бу, үз чиратында, юллар, торак төзелеше алып баруга, транспорт йөрешен җайга салуга, социаль өлкәне яхшыртуга китерә.
- Икътисадта тамырдан борылышка ирешү һәм район үз-үзен 50 процентка (бүген 38 процент) тәэмин итә алсын өчен яхшы кадрлар кирәк. Һөнәри яктан югары профессионаллар - күп балалы гаиләләргә җир участокларын үзвакытында бүлеп бирү, ведомствоара электрон хезмәттәшлек һәм социаль хезмәтләрнең югары дәрәҗәсе ул. Авылда кадрлар мәсьәләсе һәрвакыт кискен тора. Сез аны ничек хәл итәсез?
- Минем эшлекле һәм максатчан кешеләргә хөрмәтем зур. Кечкенәдән кушылган эшне җаваплы башкарырга өйрәнеп үстем, матди ягы турында уйламадым да. "Кайбыч" совхозына ветеринария врачы булып эшкә кайткач, үземне белгеч буларак танытырга тырыштым, булмаганны таләп итмәдем, эшкә җәяү йөрдем. Эре агрофирмада генераль директор булып эшләгәндә дә халыкка якын булырга тырыштым, проблемаларны бергәләп хәл иттек, эшкә омтылышы булганнарга ярдәм кулын суздым. Киләчәккә планнар зур, бу менә дигән яшь белгечләр барлыкка килүенә дә китерер дип ышанам. Моның өчен төрле программаларның эшләве, грантка дәгъва кылучыларның күп булуы кирәк. Шәһәргә укырга киткән яшьләрнең туган якка әйләнеп кайтуын көтәбез. Күбесенең зур мегаполисларда калачагын да беләм, безнең бурыч - авылны яшьләр кызыксынырдай итеп үзгәртү. Эштән курыкмый торган белемле кадрларны көтәбез. лән һәркемгә дә ачык кеше, ришвәтчелек күренешләрен бетерү буенча нинди чаралар күрәсез? Эксперт группасы сораштыруы нәтиҗәләре безнең районда да ришвәтчелек юк түгел икәнен күрсәтте бит.
- Әйе, ачыклык һәм үтә күренмәлелек - минем яшәү рәвешем. Бөтен уй-фикерләрем, карарларым турында ачыктан-ачык сөйлим, гражданнарга да, матбугатка да ачыкмын, электрон хатлар, мөрәҗәгатьләрне дә игътибарсыз калдырмыйм. Ярдәмчеләрем дә диалогка әзер, чөнки без барыбыз да - муниципаль хезмәткәрләр. Әлегә үтә күренмәлелек бик үк барып чыкмый, әмма үземнең хуҗалык җитәкчесе буларак туплаган тәҗрибәмне кулланырга әзермен, анда без шулай эшләдек. Район башлыкларының ришвәтчелек буенча ярдәмчеләре барлыкка киләчәк. Алар бу ямьсез күренеш белән профессиональ дәрәҗәдә шөгыльләнәчәк. Ришвәтчелекне, җәмәгатьчелекне җәлеп итеп, бөреләнгән чагында ук юк итәргә тырышачакбыз.
- Гаиләгез белән дә таныштырып узсагыз иде? Ял итәргә вакытыгыз каламы?
- Әти-әнием белән бергә дус-тату гаиләдә гомер кичерәм. Тормыш иптәшем белән ике бала үстерәбез. Кыш көне улым белән ауга йөрергә яратам. Җәен мини-тракторымда җирдә эшләп, күңелемә ял алам. Нинди генә вазифа башкарсам да, асылым белән гади крестьян малае мин. Озак еллар тракторчы булып эшләгән әтиемнең кул арасына кереп үстем, инде менә улымда шул ук һөнәргә кызыксыну күрәм. Җир-Анабызга мәхәббәт каннан килә ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев