Кайбычның “Әкият” балалар курчак театры җитәкчесенә мактаулы исем бирелде
Район мәгариф бүлегенең тәрбия эшләре буенча методисты, "Экология, мәдәният, мәгариф" мәктәптән тыш эшләр үзәгенең өстәмә белем бирү укытучысы Венера Сафиуллина хезмәтен яратып башкара.
Балаларның яраткан остазына әйләнгән педагог мәдәниятне үстерүгә зур өлеш кертүе һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен әле шушы көннәрдә генә "Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре" дигән мактаулы исемгә лаек булды. Мәгариф өлкәсендә эшләүчегә мәдәният буенча олы бүләк бирелүе бер дә гаҗәп түгел. Венера Сафиуллина менә ничә еллар инде үзе оештырган "Әкият" балалар курчак театры белән җитәкчелек итә. Аның укучылары республикада гына түгел, Владимир, Санкт-Петербургта үткәрелгән халыкара фестивальләрдә дә җиңү яулап кайтты. Былтыр Чувашиядә узган "Милли казаныш- 2013" фестивалендә дә лауреат булдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев