Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбычның нәни йолдызлары

"Йолдызлык-Созвездие" фестивале дирекциясе Буада зона туры­н­да җиңү яулап, Казанга суперфиналга узган Кайбыч балаларына зур бүләк әзерләде. 17 апрельдә 39 бала Казан шәһәрендәге "Аквапарк"ка ял итәргә барачак.

16 апрельдә алар Казанда узачак суперфиналда да чыгыш ясаячак. Бу балалар арасында Кайбычның нәни йолдызчыклары - Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәк­тә­бенең беренче класс укучысы Камилә Сафиуллина һәм әле "Миләшкәй" балалар бакчасына гына йө­рү­че алты яшьлек Ра­ил Сөнгатуллин да бар. Кайбыч сәхнәсендә дә, Буа шәһәрендә дә тамашачылар да, жюри да яраттырырлык итеп оста чыгыш ясадылар алар. Камилә бии-бии җырлаганда, Раилнең нәни гармунын сузып җибәрүе барыбызны да әсир итте. Камилә үз яшьтәшләре арасында өченче урынны яулап, кыйммәтле бүләккә лаек булды. Сәх­нәдә бөтерчек кебек бө­терелүче, кечкенә булса да талантлы булуы белән аерылып торган Раил дә махсус приз һәм диплом алды. Алар бе­лән мәдә­ният бүлеге начальнигы Рамилә Сөн­гатуллина шө­­гыль­ләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “ЙолдызлыкСозвездие” нәни йолдызлар

2
X