Кайбычның сәхнә ветераны
Татарстан Республикасы ветераннары арасында үзешчән сәнгать осталарын ачыклау, аларның осталыгын арттыру, өлкән яшьтәгеләрнең тормышын ямьләндерү максатында "Балкыш" фестивале игълан ителгән иде.
"Балкыш" фестивале республикабызның барлык төбәкләрен дә колачлады. Фестивальнең зона турларында җиңүчеләр бүгенКазан шәһәрендә узачак гала-концертка җыела. Алар арасында Олы Кайбычтан мәгариф ветераны, әле хәзер дә "Миләшкәй" балалар бакчасында музыка җитәкчесе булып эшләүче Флера Фатыйхова да бар. Флера ханымның халкыбыз җырларын үзе гармунда уйнап башкаруын тамашачылар яратып кабул итә. Гала-концерт Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә уза.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев