Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбычның уңган шоферлары һөнәри бәйрәмнәрен хезмәт уңышлары белән каршылый

Җир йөзендә нинди генә һөнәрләр юк. Укытучы, игенче, терлекче, медицина хезмәткәре һәм башкалар. Шулар арасында автомобиль транспорты хезмәткәрләре дә бар.

Автомобиль транспорты хезмәткәрләре көне 1980 елның 1 октябрендә ил күләмендә кабул ителгән "Бәйрәм һәм истәлекле көннәр" дип исемләнгән карар нигезендә ел саен октябрьнең соңгы якшәмбесендә үткәрелә. Әйе, бүгенге тормышыбызны транспорттан башка күз алдына китерүе дә авыр. Бигрәк тә авыл хуҗалыгында. Районыбызда үз эшләренең осталарына әйләнгән автомобиль йөртүчеләр шактый. "Ак Барс Кайбыч" җәмгыятенең икенче филиалы шоферлары Леонид Сяплин һәм Андрей Пантелеевны да һич икеләнмичә алар арасына кертеп була.

Леонид - Ульянково авылы егете. Россия Кораллы Көчләре сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң, Апаста шофер һөнәрен үзләштергән. Аны уңышлы тәмамлагач, автомобиль руле артына утырган. 2004 елдан бирле куәтле "КамАЗ" автомобилен иярли. Тәҗрибәле шоферның хезмәтен җитәкчеләр дә уңай бәяли, ул быелгы Сабантуенда район башлыгының Мактау кәгазенә һәм кыйммәтле бүләккә лаек булган. Аның хезмәттәше Андрей да тәҗрибәле шофер. Ул әлеге һөнәрне Тәтеш шәһәрендә үзләштергән. Армия сафларында да бу һөнәре ярап куйган, ике ел дәвамында шофер булып хезмәт иткән. Андрей да "КамАЗ" машинасын йөртә.

- Шофер хезмәте җиңелләрдән түгел, билгеле. Алар ел әйләнәсе руль артында. Чөнки авыл хуҗалыгында елның бер фасылында да эш туктап тормый, - диде җәмгыятьнең Ульянково бүлекчәсе инженеры, машина-трактор паркы мөдире Радик Гайсин. - Язын чәчүдә катнашучы техникага орлык, минераль ашламалар ташыйлар. Язгы кыр эшләре төгәлләнгәч, күпьеллык үләннәрне беренче кат уру башлана. Алар бу чорда печән хәзерләү, сенаж салу эшендә алыштыргысыз көч. Алга таба бөртеклеләрне урып-җыю башлана, алар тагын иртәнге караңгыдан кичке караңгыга кадәр кырдан ашлык ташый. Көзгә керүгә шикәр чөгендере алырга керешәләр. Алар хәзерге вакытта шикәр заводына татлы тамыр ташый. Иртәнге биштән торып, кырга чөгендер төяргә китәләр, аннан шикәр заводына юл тоталар. Хәзерге вакытта анда Иделаръягы районнарыннан татлы тамыр ташучылар күп, шуңа күрә төяп барган йөкне бушатырга чиратта торырга туры килә. Йөкне бушаткач, жом (чөгендер түбе) алып кайталар. Леонид белән Андрей сез бирегә килер алдыннан гына юлдан кайтты.

Радик үзе тумышы белән Мари Иле республикасының Бәрәңге районыннан. Берничә ел элек безнең якларга эшкә килгән. Кайбычның тарту көче көчле шул ул, Ульянково авылында төпләнеп калган, гаилә корган.

Ә Леонид, Андрей кебек эшсөярләр туган җирләрен матур хезмәтләре белән бизи.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычның уңган шоферлары һөнәри бәйрәмнәрен хезмәт уңышлары белән каршылый