Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбычта алтын көзгә багышланган концерт узды

Районда оешма-предприятиеләр хезмәткәрләренең концерт куюы матур традициягә әйләнде. Бу юлы газ, янгын сүндерү оешмасы, иминиятләштерү кампаниясе хезмәткәрләре сәхнә тотты.

Елның моңсу да, шул ук вакытта матур да булган алтын чоры- көзгә багышланган бу концертны тамашачылар җылы кабул итте. Алып баручылар безне көлдереп тә алды әле. Борын заманда бер авыл агаеннан сорыйлар икән:

- Синеңчә ничек, көз яхшымы, әллә язмы?

Ул һич тә аптырап тормыйча:

- Күз өчен яз яхшы, авыз өчен көз яхшы,- дип җавап биргән.

Көз-матуркайның кәрҗине мул булган кебек, халкыбыз да талантларга бай. Тамашачылар Илдар Әскәров, Нәфис Хөснетдинов, Гөлгенә Сөнгатуллина, Алмаз Вәлиуллин, Ленар Алкин, Әмир Таҗетдинов, Рәшит Абдулгазизов, Сергей Михеев, янгын сүндерүчеләр ансамбле, Светлана Зыядиева белән Рифат Әминовның парлап җырлавын җылы кабул итте. Сергей Михеев белән Сергей Ефремов татар халык биюен оста башкарды.

Рафил Хәйретдинов, Рөстәм Абдрахманов, Ленар Сәлахетдинов, Азат Кәлимуллин көзге чакырылыш барышын сәхнәләштерде. Илшат Сөнгатов, Илшат Зыядиев, Самат Миңнуллин 01, 02, 03 хезмәтенә бер телефон булса нишләргә икәнлеген күрсәтеп, барыбызны да көлдерде. Яшь талантлар Азалия Миңнуллина, Ләйлә Хәйретдинова, Сергей Васильевлар да концертка ямь өстәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычта алтын көзгә багышланган концерт узды

2
X