Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбычта автостанция эшли башлады

Район үзәгендә автостанция булдыру турында сүзләр Кайбыч мөстәкыйль район булып оешкан заманнардан ук килә, дисәм, һич арттыру булмас, килешәсездер?!

Авыл җыеннарында бу хакта күпме генә сөйләнсә дә, эшне башкарып чыгу өчен нибары ике ай вакыт җитүен күз алдына да китермәдек. Ике дистә ел көтәргә туры килде.

Көтүләр онытылды, мәсь­әлә уңай якка хәл ителде. Автостанция өчен бик уңайлы урын, юллар киселеше сайланган: Иске Тәрбит, Чүти якларыннан, Багайдан, Ябалактан, Борындык һәм Зур Урсактан килүче юлларның бергә кисешкән урынында төзегәннәр бинаны. Сәүдә нокталары да шул тирәдә генә, район үзәк сырхауханәсенә, урта гомумбелем бирү мәктәбенә, мәдәният йортына, техник иҗат йортына да ерак барасы түгел.

- Район башлыгы вазифасына керешкән беренче көннәрдә үк автостанция булдыру уе белән йөри башладым. Мәлки якларындагы халыкның аһ-зары миңа яхшы таныш иде: вакытлы-вакытсыз йөрүче автобусларны көткәндә, җил-яңгырда кая барырга белми аптырады алар. Бу хәлгә нокта куярга уйладык. Яңа автостанциядә пассажирларга көтеп тору бүлмәсе, буфет, чәчтарашханә хезмәт күрсәтә. Автобуслар да хәзер билгеле бер вакыт буенча йөриячәк. Автостанция һәркемне канәгатьләндерер, озак еллар хезмәт итәр дип ышанабыз, - диде яңа объектны сафка бастыру тантанасында муниципалитет җитәкчесе Альберт Рәхмәтуллин.

Автостанция ачылуга Олы Кайбычта яшәүче Фәһим Хәялиев тә шатлыгын белдерде:

- Шушы вакыйганың шаһите булуыма шатмын, яңа объектлар күбрәк төзелсен иде Кайбычта. Бик вакытлы төзелде бу бина, мактаудан башка сүзем юк! - диде ул.

- Безнең җирлектә эшләгәндә, Альберт Рәхмәтуллиннан автостанция төзетүен сораган идек, рәхмәт яусын үзенә, сүзендә торды бит! Бер генә теләгебез бар: автобуслар расписание буенча вакытында йөрсен иде... - дип, сүзгә кушылды Хуҗа Хәсәндә яшәүче Владимир Казаков.

Мәлкидә яшәүче Надежда Козлова да шул фикердә:

- Транспорт көтеп, юл чатында күпме генә торуыбызны әйтүе дә авыр. Иртә таңнан киләсең дә, эшне бетергәч, нәрсә белән кайтырга белми юлга чыгып басасың. Кибет-фәләнгә җылынырга керсәң, юл уңаендагы транспорттан калуың бар. Салкында өйгә кайтып җиткәнче авыру буласың. Хәзер бу җәфаланулар артта калыр, дип уйлыйм. Көткәндә утырып тору, җылыну өчен бүлмәсе бар, кайнар чәй эчим, дисәң, анысы да каралган. Ниһаять, безнең сүзгә колак салдылар!

Автостанциянең тирә-ягы да күз явын алырлык: ясалма күлдә үрдәкләр йөзә, тирә-юнендә чәчәкләр үсә... Иң мөһиме, бу матурлыкка зыян салырга берәү дә җөрьәт итмәячәк - бинаның һәр ягында видеокүзәтү урнаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычта автостанция эшли башлады