Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбычта авыл хезмәтчәннәренә печән бирә башлыйлар

Авылда кылны кырыкка ярыр чак хәзер. Кырларда игеннәр өлгерде, терлек азыгы хәзерләү кампаниясе дәвам итә, терлекчелек фермаларында, җәйге лагерьларда эш кайный, фермаларда ремонт эшләре бара.


Әле шушы көннәрдә генә Ульянковода районның барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, терлекчелек белгечләре катнашында узган киңәшмәдә дә сүз җәйге мөмкинлекләрдән тулырак файдалану хакында барды. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин әйтеп узганча, көн кадагында торган мәсьәләләрнең берсе- сөт, ит җитештерү күләмен арттыру, яшь үрчемнең сакланышын тәэмин итү. Җәйге көзу көннәрдә сөт саву күрсәткеченең кимүенә юл куймас өчен технологик таләпләрне төгәл үтәү зарур. Сыерларны төнге сәгатьләрдә көтүгә чыгармыйча, утарларда яшел масса ашатырга киңәш ителде. Чөнки кичке савым сәгать җиделәрдә генә төгәлләнә, көтүчеләр сыерларны болынга алып барганда да күпме вакыт үтә, бераздан караңгылана да башлый. Җәйге челләдә болында үлән дә тиз кибә, маллар әлләни ашый алмый. Ә сыер төнлә яхшы ашый, диде белгечләр.
Район башлыгы тагын бер мөһим мәсәләнене күтәрде: авыл хезмәтчәннәренә печән бирү. Бүген барлык агрофирмалар, хуҗалыклар җитәкчеләре алдына шундый бурыч куелды.
Киңәшмәдә катнашучылар бу авылдагы фермаларда да булдылар. Эш торышы белән директорлары Рифкать Басыйров таныштырды.



-Агрофирмада терлек азыгы әзерләү дә, ремонт та тулы куәтенә бара,- диде ул.- Фермаларда идәннәрне алыштыру эше дәвам итә, азык өстәлләре куела, өченче фермага керү юлларына таш түшәлде. Шушы көннәрдә Багай, Колабирде һәм Арысландагы ике фермага сөтүткәргечләре урнаштыра башлаячаклар. Хәзер мондагы савымчылар да сөтне чиләк белән ташымаячак.
Яшь бозауларны салкын ысул белән асрый торган бинада бүген идеаль тәртип дип әйтергә тулы нигез бар. Стеналары агартылган, идәннәр чиста, бозаулар алдында коры печән, керә-керешкә ромашка, пижма, кычыткан, ат кузгалагы кебек дару үләннәре эленеп куелган.
-Без ул үләннәрнең файдасын бик күрәбез,- диде ферма мөдире Светлана Сяплина.- Салкын кыш айларында авырып китсәләр, ветеринария врачы кушуы буенча төнәтмә итеп кайнатып бирәбез. Бездә бозаулар сәламәт булып үсә, үлем-җитем юк дәрәҗәсендә. Бозау караучылар Валентина Зиновьева, Татьяна Куфелкина аларны яшь бала үстергәндәй карый.
Баш ветеринария врачы Илдус Саттаров та сүзгә кушылды:
-Бу туңдыргычта сакланучы угыз сөтенең дә яшь терлекләргә файдасы зур. Без өч тапкыр бозаулаган сыерларның гына угызын кулланабыз. Бер генә бозаулаган сыерларның угызында иммунитетны ныгытучы матдәләр әзерәк.
Терлекчеләрнең кәефләре яхшы: эш шартлары елдан-ел уңайлана бара, ә бу, үз чиратында, эшнең сыйфатын яхшырта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычта авыл хезмәтчәннәренә печән бирә башлыйлар