Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбычта бассейн кайчан сафка басачак?

Төзелеш объекты бүген кырмыска оясыннан ким түгел: ут сары каска кигән төзүчеләр көн-төн кайнаша, техника гөрелтесе тынып тормый, ә койма эчендә моңарчы күренми генә утырган бина күз иярмәс тизлектә өскә "үрмәли". Түзмәдек, яннарына барып сорашып кайтырга булдык: кемнәр эшли, әле ниләр белән шөгыльләнәләр, һәм иң мөһиме - бассейнлы спорткомплекс кайчан...

- Корреспондент безнең турында язарга килгән, күрәм, - дип каршылады мине керү юлында сак хез­мәткәре. Уңай җавабымны ишеткәч, юл күр­сәтүне кирәк тапты, күрәм­сең.

- Әнә безнең мастер турында языгыз - ансыз төзелештә никак! - диде дә, безгә якынлашучы яшь егеткә ымлады.

Мастер дигәннәре прораб Булат Йосыфҗанов икән. Төзелеш турында энәсеннән җебенә кадәр белүче белгечкә ияреп, бина янына килдек.

- Хәзер параллель рә­вештә монолит, ягьни бетонлау эше һәм кирпеч өю белән мәшгульбез. Бу атнада соңгы плитә өчен бетон кабул итәбез дә, бетонлауны төгәллибез. . Аннары инде металл корылмаларны монтажлауга керешәчәкбез. Ә менә монда бинаның подвал өлеше, - диде ул, ишек төбенә җиткәч, - монда җирлекне ком белән тигезләп, идән җәясе һәм эчке эшләрне башкарасы гына калып бара. Аннары инде коммуникация - су, электр, җылылык челтәре үткәрергә дә була.

- Подвалда ниләр булачак соң? - дип кызыксындым мин.

- Бассейн җиһазлары, котельныйлар, фильтрлар - бер сүз белән әйт­кәндә техник бүлмәләр. Бәдрәф белән юыну бүл­мәләре дә монда урнашыр.

Беренче катта ике бассейн булачак. Аларның урыны инде әзер. Берсе олылар, икенчесе сабыйлар өчен эшләнгән. Прораб әйтүенчә, спорткомплекста суда йөзү буенча район һәм районара ярышлар да үткәрергә мөмкин булачак - дәүләт стандартлары моны рөх­сәт итә. Тренажерлар за­лы, көрәш залы, киенү бүлмәләре дә биредә урнашачак икән. Сүз уңаеннан, керү урыны, ягъни бинаның алгы өлеше ярымтүгәрәк формада эшләнә һәм тоташ пыяладан торачак. Стеналарны тышкы яктан сэндвич-панельләр белән тышлау күздә тотыла.

- Кирәкле материалларның барысы да китерелгән инде, хәтта җылыту материаллары да үз чиратын көтә. Караңгыга кадәр көн саен 40 эшче тырыша, бетонлаган вакытта төнге унике, бергә кадәр эшләдек, - ди Булат.

- Иң кызыксындырган сорау: спорткомплекс ишек­ләрен кайчан ачар икән соң? - дип сорадым саубуллашыр алдыннан.

- Борчылмагыз: яңа ел алдыннан бассейнда су коенып чыгарга өлгерәсез әле! - дип шаяртты прораб егет. Һәр шаяртуда шаяртуның бер генә өлеш булуын истә тотсак, бу сүзләргә ышанырга бу­ла. Көтәбез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев