Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбычта бер педагогка дүрт укучы туры килә

Кайбыч мәктәпләрендә 1628 укучы белем ала, аларга 400 ләп укытучы, тәрбияче белем һәм тәрбия бирә. Бу бер укытучыга дүрт укучы туры килә дигән сүз. Димәк, һәр укучы белән шәхси шөгыльләнергә, аларны имтиханнарга ныклап әзерләргә мөмкинлекләр зур.

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Борындык төп мәктәбендә район мәктәпләреннән җыелган класс җитәкчеләре белән очрашуында шулай диде.

"Ачык Татарстан" электрон порталы буенча да республика районнары, дә­валау учреждениеләренең, мәктәпләренең рейтингын көндәлек күзә­теп барган муниципалитет башлыгы уку-укытуның сыйфатлы булуында класс җитәкчеләренең роле зур булуына басым ясады. Мәгариф эшчәнлеге буенча әле кайчан гына рейтингта арттарак йөргән Кайбыч хәзер урталыкта диярлек. Бердәм дәүләт имтиханнары нә­ти­җәләре укытучылар хез­мәтенә дә бәя куя. Район башлыгы укытучыларны иҗади хез­мәткә чакырды һәм:

- Үз эшен яратып, балалар өчен янып-көеп йөр­гән укытучылар, тәрбиячеләр күбрәк булсын иде. Нәкъ менә шундый педагогларның укучылары уңышларга ирешә. Әнә Олы Кайбыч мәктәбендә укучыларның бер минут буш вакыты юк. Алар спорт ярышларында да җиңү яулый, бию осталары да монда, түгәрәк­ләргә дә йөриләр. Класстан тыш чараларда катнашу укуларына да зыян китерми. Бадминтончы егет-кызларыбыз, рес­пуб­­ликада җиңү яулап, хәзер Татарстан данын якларга Саратовка китте. Федоровское, Борындык, Мөрәле мәктәпләрендәге физкультура укытучыларының тырышлыгы нәтиҗәсе бу. Ә Хуҗа Хәсән мәк­тәбенең технология укытучысы Светлана Бартязова укучысы белән Санкт-Петербургтагы бәй­гедә җи­ңеп, хәзер Мәскәү­гә әзер­лә­нәләр. Әнә шундый инициативалы укытучылар күбрәк булсын иде. Талантлы балалар һәр мәктәптә бар ул, аларның сәләтен вакытында күреп алып, алга таба үстерә белергә, һөнәр сайлаганда дөрес юнәлеш бирергә кирәк, - диде.

Ә җыелыш узган Борындык мәктәбен капиталь ремонт программасына кертергә җыеналар. Район башлыгы бу хакта Татарстан Президенты бе­лән сөйләшү алып барачагын әйтте. Соңгы ике елда райондагы биш мәктәпкә ремонт үткәрелгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычта бер педагогка дүрт укучы туры килә

2
X